Республика талантлы яшьләрне үстерүгә зур көч сала. Аларның төрле башлангычларына ярдәм күрсәтү, талант ияләренә иҗат эшенә этәргеч бирү – җитәкчелекнең һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шундый башлангычларның берсе – талантлы һәм инициативалы яшьләргә тапшырылучы Шәехзадә Бабич исемендәге премия.2019 һәм 2020 елларда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премияләренә түбәндәге талант ияләре лаек булды:Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт халык бию ансамбле артисты Айбулат Баһаветдинов Марат Кәримовның “Салават” хореографик куелышындагы эше һәм хореография сәнгатен популярлаштырганы өчен;Азат Вәлитов М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакльләрендә – Игнатов (“Зөләйха күзен ача” Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча), Прометей (“Прометей”, Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей!” пьесасы буенча), Айсуак (“Гөлбостан”, Кадыйр Даянның “Тансулпан” пьесасы буенча Дамир Йосыповның “Гөлстан” спектакле) рольләрен югары професси