Сер түгел, яшь кешегә балалар белән эшләү күпкә җиңел. Балалар бүген нәрсә белән кызыксына, үсмерләр нинди музыка тыңлый, ничек киенә, аларда нинди спорт төре аеруча кызыксыну уята — болар барысы да яшь укытучыга җиңелрәк бирелә. Укучылар да алар белән бер дулкында атлаган укытучыны якын күрә. Чыннан да, мондый укытучы белән рәхәтләнеп сөйләшеп тә, борчуларың белән бүлешеп тә була. Ул барысына да бүгенге күзлектән чыгып карый, яшь арасы зур булмаганлыктан, барысын да аңлый. Әле алай гына да түгел, шушы укытучы белән көн-төн ниндидер ярышларга әзерләнсәң, аннан җиңү белән дә кайтсаң — бу дуслык тагын да ныгый. Нуриман районының Красная Горка мәктәбе тренеры Илнур Гайсинны да укучылары нәкъ шулай үз итә.Яшь укытучы 1994 елда Кыйгы районында туган. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының физкультура бүлеген тәмамлагач, 2017 елда ул шушы районга күченеп килә. Тәүдә ул физкультура-савыктыру комплексына эшкә урнаша. Биредә мәктәп укучыларыннан өч төркем булдыра. Укучыл