Башкортстан парламенты повестка буенча военкоматка килмәгән кешеләр өчен машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуын туктатып тору турында закон проектын карауга чыгарырга ниятли. Урындагы Хөкүмәт документка уңай нәтиҗә биргән инде.Бу башлангыч водительләрнең бердәм реестрын булдыруны күздә тота, аңа ЮХХДИ һәм Башкортстан Хәрби комиссариаты керә алачак. Әгәр граждан повестка алганнан соң 20 көн эчендә чакыру комиссиясенә килмәсә, аның правасы гамәлдә булмаячак, ә Русия буенча автомобильдә йөрү чикләнәчәк. Әгәр системада хата килеп чыкса, анда яшәүчегә, барыбер хәрби комиссариатка килеп, хәлне ачыкларга кирәк булачак.Документ хәрби учет механизмының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән. Элегрәк федераль законнарга да шундый ук үзгәрешләр кертелгән иде.Фото: башинформ