Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Нәбиевлар Мальдивта хисләр яңарта!

Дөньяга билгеле курку белмәс "чакматаш" Рөстәм Нәбиев, хәләлен алып, Мальдив утрауларына очкан. Ерак кыйтгадан виртуаль дусларына ул сорау биргән:«Бу юлы бирегә үзебез генә килдек: балалардан, дуслардан башка… Кайвакытта икәү генә калу җаен табу мөһим һәм кирәк. Хисләрне яңартырга, үз кешеңә башка күз белән карау өчен…Күп кенә гаиләләргә нәкъ шул җитми. Мин хаклымы? Әллә сез якыннарыгыздан башка икәү генә кала алмый, алар алдында гаепле тоя торган категориягә керүчеләрме? Элек без икәү генә каядыр барганда безгә, «үз балаларыгызны ничек шулай калдырып китә аласыз», дип әйтәләр иде. Аларның да диңгезгә барасы килә бит һ.б. Сезнең фикерне ишетәсе килә», – дип язган Рөстәм."Гаепле тоя торган" категория аудиториясе киңдер ул...«Без балаларсыз ял итә алмыйбыз, аларның чыр-чуыннан башка ялмыни ул?» - дигән берәү. Шушы берәү меңнәр фикерен белдерәме икән? Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?Күптән түгел бер билгеле 19 яшьлек блогер кыз егете белән шул ук Мальдив утрауларында булуы, ялның 1 000 000 200

Дөньяга билгеле курку белмәс "чакматаш" Рөстәм Нәбиев, хәләлен алып, Мальдив утрауларына очкан. Ерак кыйтгадан виртуаль дусларына ул сорау биргән:«Бу юлы бирегә үзебез генә килдек: балалардан, дуслардан башка… Кайвакытта икәү генә калу җаен табу мөһим һәм кирәк. Хисләрне яңартырга, үз кешеңә башка күз белән карау өчен…Күп кенә гаиләләргә нәкъ шул җитми. Мин хаклымы? Әллә сез якыннарыгыздан башка икәү генә кала алмый, алар алдында гаепле тоя торган категориягә керүчеләрме? Элек без икәү генә каядыр барганда безгә, «үз балаларыгызны ничек шулай калдырып китә аласыз», дип әйтәләр иде. Аларның да диңгезгә барасы килә бит һ.б. Сезнең фикерне ишетәсе килә», – дип язган Рөстәм."Гаепле тоя торган" категория аудиториясе киңдер ул...«Без балаларсыз ял итә алмыйбыз, аларның чыр-чуыннан башка ялмыни ул?» - дигән берәү. Шушы берәү меңнәр фикерен белдерәме икән? Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?Күптән түгел бер билгеле 19 яшьлек блогер кыз егете белән шул ук Мальдив утрауларында булуы, ялның 1 000 000 200 000 сумга төшүе турында үземә әйткән иде. Туташ нульләрне бутаганга охшады... Алай түгел икән! Менә берәү Рөстәмгә ничек җавап биргән:«Без әле ялдан кайттык кына, 1 млн сумлык виллада яшәдек. Биредә беренче тапкыр булдык. Бу рәхәт ялдан күзгә яшьләр килерлек», – дип язган бер блогер.Рөстәм белән Индирага көлеп торган, мәхәббәтле яллар теләп калабыз!