Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Без төзибез яңа, яхшысын!

Төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Егор Родин әйтүенчә, республикада бу юнәлештә ике эре проект тормышка ашыра: "Башкортстан Республикасында торак төзелеше" һәм" Башкортстан Республикасында аварияле торак фондының тотрыклы кимүен тәэмин итү".Бу елның биш аенда республикада 1,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш министрлыгының фаразлары буенча, еллык план булган 2,7 миллион квадрат метр торак төзүгә ирешеләчәк һәм хәтта артып китәчәк."Бүген төзелә башлаган күпфатирлы торак күләме 3,5 миллион квадрат метрдан артып китә", - дип ассызыклады Егор Родин.2019-23 елларга Русия Төзелеш министрлыгы республика өчен 61 мең квадрат метр күләмендә аварияле торак фондыннан кешеләрне күчерү планын билгеләде. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 51% ка арттырып үтәлгән һәм 92,3 мең квадрат метр тәшкил итә. Шушы вакыт аралыгында 7,5 мең кеше яңа һәм уңайлы фатирларга күчерелгән."Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.Фото: volma.ru