Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Октябрьский чәчәкле шәһәр булачак!

Аның кысаларында иҗтимагый территорияләр, парклар, яр буйлары төзекләндерелә, шулай ук кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсы проектлары гамәлгә ашырыла.Проект чаралары 2030 елга шәһәр мохитенең сыйфатын 1,5 тапкыр яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк дип ниятләнә.Октябрьский шәһәрендә әлеге программа кысаларында быел Шашин һәм Закиров урамнары арасындагы 35нче бистәдә һәм Җиңү паркының бер өлешендә территорияне төзекләндерү дәвам итәчәк. Ул - «Звёздный» паркын комплекслы төзекләндерүнең дәвамы.Территориядә җәяүлеләр һәм ял зоналары, урам яктырткычлары, парклетлар, этләр йөртү өчен мәйданчыклар, чәчәк түтәлләре һәм агачлар, велосипед юлы барлыкка киләчәк.Фото: ic.pics.livejournal.com/zdorovs/