Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: “Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!” – дип сораган. Расүлебез: “Ачуланма”, – дип җавап биргән.Расүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.1. Ачуны туктата торган сүзләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачуы чыккан кешегә: “Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим”, – сүзләрен әйтергә кушкан.2. Тәһарәт алу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Хакыйкатьтә, ачу килү – шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын”, – дигән.3. Хакыйкый көч. Расүлебез: “Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле”, – дип әйткән.4. Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап.Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак”, – дигән.5. Дәшмәү. Расүлебез: “Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен”, – дигән.6. Эмоцияләрне хәрәкәтләргә күчерү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят”, – дигән.Фото: pixabay.com.