Аралашу вакытында Радий Хәбиров аларның кайгысын уртаклашты һәм Ватанны саклаучы лаеклы уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.- Без бөтен республика белән сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Сез чын геройлар, чын ир-атлар тәрбияләгәнсез, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. – Безнең бурыч - аларның истәлеген мәңгеләштерү. Без сезнең турында кайгыртачакбыз.Төбәк җитәкчесе генерал Шәйморатов орденнарын Альберт Кәримов һәм Артем Мамыкинның туганнарына тапшырды. Хәрбиләр бу бүләккә үлгәннән соң лаек булды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, аларның гаиләләре теләсә кайсы вакытта район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.Башкортстан Башлыгы шулай ук сугышчыларның туганнарына Республика кардиология диспансерында дәваланырга тәкъдим итте.