Пермь өлкәсе Сидәш авылында туып-үскән блогер егет Марат Дәүләевның язмышы белән кызыксынып торабыз.Ул бер тапкыр Африка кызына өйләнгән иде инде. Тик аерым яшәүләре аркасында аралары тиз суынды. Бераздан Марата Африкага яңа кәләше Нгамбо белән танышырга китте. Яшьләр Замбиядә тиз арада язылышты һәм туй итте. Марат «Ютуб» каналында видео да куйган.Видеода күренгәнчә, матур итеп киенгән кунаклар җыелган, залга Маратны кәләшенең сеңлесе озата, ә Нгамбоны әтисе алып керә, алар бии. Кәләшнең сеңелләре үзенчәлекле биюне бик оста башкара. Кунаклар буш өстәл артында үзләре белән алып килгән газлы суны эчеп утыра. Яшьләр дә бии, аннары кәләшнең иң кечкенә сеңлесе бии-бии торт кисәргә пычак чыгарды. Аңа биегән өчен кунаклар акча бирде, ә яшь парга бүләк бирүче булмады. Яшьләрне урындыкка утыртып куйдылар һәм һәр теләгән кеше килеп, кочаклап, теләкләрен әйтте. Аннары яшьләр торт кисте. Шуның белән туй вәссәләм… Өстәлгә ризык чыгару дигән нәрсә булмады… Замбиядә кәләш өчен акча түләргә кирәк