Гүзәл Нәзир кызын күптән беләм һәм бу эшен барлык тырышлыгын куеп, сабырлыкларын биреп эшләве турында авылдашларыннан да бик күп мактау сүзләре ишеткәнем бар. Шуңа бу аның һөнәре генә түгел, ә яшәү рәвеше, аның рухи халәте, дип әйтергә була. Ә башкача булуы мөмкин дә түгелдер, өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләр өчен социаль хезмәткәргә еш кына психолог та, табиб та, аш-су остасы да, сердәш тә булырга да туры килә. Азык-төлек, дарулар алып кайту, өй җыештыру, утка-суга квитанцияләрне түләү, дәваханәгә озату кебек бик күп эшләрдән тыш, ул кешеләрне тыңлый белергә тиеш. Менә Гүзәл Шәрәфетдинова да – шундый олы йөрәкле, изге күңелле, ачык йөзле һәм бик уңган хатын. Әлбәттә, Сахай авылында туып-үскән кыз яшь чагында шундый һөнәргә ия булырмын дип уйлап та карамагандыр, бу эшкә ул урау юллар белән килә. Ләкин бүген үзенең тормышын әбекәйләреннән башка күз алдына да китерми. Алар өчен күптән үз кешегә әверелгән ул. Аның карамагында бүген 20 кеше исәпләнә. Алар арасында махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүчеләрнең гаиләләре дә бар. Ул берсен дә игътибарыннан калдырмый, яшь әниләрнең сабыйларын карашса, әбекәй-ләренең дә хәлен даими белешеп, ярдәмләшеп тора, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклаша. Урындагы мәктәпне тәмамлау белән Гүзәл Уфадагы 62нче училищеда икмәк пешерүче һөнәрен үзләштерә. Ике ел башкаладагы икмәк заводында эшләп, тәҗрибә туплый. Шушы ук авыл егете Фәнис белән күркәм гаилә коргач, туган авылларында төпләнәләр. Монда да үз һөнәре буенча эш таба: тәүдә — шәхси пекарняда, аннары кибеттә эшли. Күркәм йорт салып чыгалар, өч бала үстерәләр. Өченче сабыена өч яшь тулгач, социаль хезмәткәр булып эшләүче авылдашы Физәлия Хәсәнова аңа үзен бу өлкәдә сынап карарга тәкъдим итә. “Сине авылда барысы да яхшы белә, ихтирам итә, үзең дә уңган, ачык, ихлас. Эшләп кара әле, син булдырачаксың”, — дип үгетли. Быел әлеге вазыйфаны башкаруына ун ел тула. “Изге йөрәк” дип аталучы социаль хезмәтләндерү үзәгенең иң тырыш хезмәткәре ул. Шул ук вакытта Гүзәл Нәзир кызы Олыкүл авылындагы нефть базасында да эшләп йөри. Барысына да өлгерә ул. Үзенең йорт-курасы да тәртиптә, зур бакча үстерәләр, күпләп мал асрыйлар. Авылда башкача яшәү мөмкин дә түгел. Гүзәлнең дә эш көне беренче кояш нурлары белән башлана. Иртән торып сыерын сава, сөтен аерта, кош-кортларын карый, өйдәгеләрне тәмле ашлары белән сыйлый да әбиләре янына ашыга.Бер көн эчендә аңа биш-алты әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга, өлкән яшьтәге кеше өчен авыррак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә.– Ихлас рәхмәт сүзләрен ишеткәндә арыганлыкны тоймыйм да. Үзем дә бик рәхмәтлемен аларга. Ике эштә булуымны да беләләр, авырып киткән чаклар да була – шулай аңлашып, ярдәмләшеп яшибез. Бу еллар эчендә һәрберсе минем якын кешемә әверелде, — ди Гүзәл Нәзир кызы, эшенең нечкәлекләренә тукталып. Авыл зур, аның бер башыннан икенчесенә барып җитү өчен ерак ара үтәргә туры килә. Ләкин Гүзәл җаен тапкан: җәен велосипедны иярли, ашыгыч булса, мотоцикл яисә машинасына утырып чыгып китә. Кар-буранлы кыш көннәрендә җәяү дә йөрергә туры килә. Зарланмый ул, киресенчә, кемгәдер ярдәм итә алуына сөенеп яши.– Өлкәннәргә аз гына уңайлылык булдырсам да күңел тынычлыгы алам, бер яхшылык эшләсәм дә ихлас куанам, алар рәхәттә яшәсә генә үземә рәхәт була. Хәзер кешегә кеше сирәк керә бит. Күп чакта өлкәннәр үзләре дә әллә кая чыгып йөри алмый. Шуңа алар мине аралашыр өчен дә көтеп ала. Күңелдәге фикерләрне әйтеп, эчебезне бушаткач, ничектер җиңеләеп калабыз, диләр, – ди Гүзәл, үзенең канаты астында булганнарның һәрберсен исенә төшереп.Менә мин дә Гүзәлне эш өстендә очраттым. Мәгариф ветераны Мәдинә апа Латыйпованың йортында күрештек.– Олыгайган көнемдә Гүзәлне язмышымның бер бүләге дип кабул итәм. Аның күңел җылысы барысына да җитә. Миңа да атнасына ике тапкыр килә, телефоннан да сөйләшеп торабыз. Ишектән үк елмаеп килеп керә, аны күрү белән кәефләрем күтәрелеп китә. Хәлләремне дә белешә, эшләремне дә эшли. Ай саен утка, суга, газга квитанцияләрне алып китеп, түләп китерә. Моның өчен бөтенләй борчылмыйм. Аның белән аралашудан үземне яшәреп киткән-дәй хис итәм, хәтта авыруларым һәм ялгызлыгым да онытылгандай була. Мин генә түгел, бөтен авыл халкы рәхмәтле аңа, — ди 40 ел урындагы мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле мәгариф ветераны. Әнә шулай, өлкәннәр өчен кирәкле булып, ярдәм итеп яшәү, аларның бертөрле тормышын мәгънәлерәк итү, аңа ямь өстәү Гүзәл Шәрәфетдинованың яшәү рәвешенә әверелгән. Ә социаль хезмәткәр өчен бу – иң мөһиме. Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе. Кырмыскалы районы. Автор фотолары.