Күптән түгел Дүртөйле шәһәр китапханәсендә “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы”на багышланган “Җырларда да”, шигырьләрдә дә туган як чәчәк атсын!” дип аталган кичә узды. Анда язучылар, “Дулкын” әдәби-иҗат берлеге әгъзалары, әдәбиятка омтылучы, яңа башлап каләм тибрәтүчеләр, Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбе укучылары катнашты.Кичәне “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары Әнисә Хакова, Зәвилә Шәрифуллина, Римма Тимербаева, Рәйсә Рәхимҗанова, Рәзилә Солтанова Вил Казыйханов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев язган “Дүртөйле җыры” белән ачып җибәрделәр.Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре, Халыкара әдәбият фонды әгъзасы Рафаил Хафизов һәм язучы, журналист, туган якны өйрәнүче, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Илдус Тимерханов кичәнең хөрмәтле кунаклары булды. Алар һәм Яңа Биектау авылында яшәүче 8 китап авторы Флүрә Газизова, Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы Әнисә Ягафәрова тамашачылар хозурына тирән эчтәлекле