Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирерләр:1. Раббың кем?2. Динең кайсы дин?3. Пәйгамбәрең кем?Иманлы кеше: “Раббым – Аллаһы, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам”, – дип җавап бирер.Сорау алучы фәрештәләр шулай ук: “Син Мөхәммәд галәйһиссәләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?” – дип сорарлар. Иманлы кеше болай дип әйтер: “Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһының колы һәм илчесе”.Әмма имансыз яки монафыйкъ булучы мәет: “Мин аны белмим”, – дип җавап бирер.Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: “Йә Аллаһының колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһы яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!” – дип күркәм мөгамәлә белән каршы алыр. Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.Фото: Фәнүз Хәбибуллин