Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Эмбаргоның тәэсире бар

Чит илләр санкцияләр керткәч, Русиянең нефть сәнәгате күп төрле чикләүләргә һәм тыюларга дучар булды. Мәсәлән, санкцияләр Русиянең нефть сәнәгате тармагында эшләп килгән чит ил компанияләренең кайтып китүенә сәбәпче булды. Экспорт эмбаргосы һәм башка чикләүләр Русиянең нефть сәнәгате тармагын көчсезләндерергә тиеш иде. Әмма, ел ярым нәтиҗәләре күрсәтүенчә, Русия нефтьчеләре яңа шартларга яраклаша, үз эшчәнлекләрен үзгәртеп кора. Алай гына да түгел, соңгы чорда алар “кара алтын” чыгаруны арттыруга ирешкән. Экспертлар фикеренчә, тармак алга таба да үсешкә исәп тота. Импортны нәрсә алмаштыра? Бу ел башында Bloomberg агентлыгы, Русиянең нефть сәнәгате санкцияләргә каршы торырга өйрәнде, ә кайбер куәтле Көнбатыш фирмаларының Русиядән китүе нефть чыгаруга турыдан-туры зыян китермәде, дип хәбәр итте. Үткән елда Русия бораулаучылары гомум тирәнлеге 28000 километрдан артык нефть скважиналары казыган. Бу – 10 елдан артык вакыт эчендәге иң югары күрсәткеч. Моннан тыш, узган елда 7800дән артык яңа скважина эшкә кушылган. Бу, әлбәттә, берничә җитди Көнбатыш компаниясенең, мәсәлән, “SLB” һәм “Weatherford International Plc”ның Русиядән китмәве, ә киткәннәренең үз активларын Русия компанияләренә сатуы белән дә бәйле. Әйтергә кирәк, Көнбатыш компанияләренең (алдынгы технологияләрнең һәм җиһазлар­ның) Русия нефть базарыннан китүе “Роснефть”кә үзенең программалы комплексларын булдыруга этәргеч бирде. Узган елда “РН-БашНИПИнефть” фәнни-тикшеренү һәм проект институты берьюлы берничә корпоратив IТ-продукт эшләде, нефть чыгаруның инновацияле ысулларын кертте һәм завод шартларында нефть эшкәртү комплексы өчен полимерлардан детальләр ясау буенча пилот проектын башлап җибәрде. Киләчәктә мондый детальләр ясау күләме артырга, ассортимент шактый киңәйтелергә мөмкин. Хәзер “Роснефть”нең ике фәнни институты: “РН-БашНИПИнефть” һәм “ВНИКТИнефтехимоборудование” 3D ысулын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү өчен пластик һәм металл төрләрен тикшерә. “Роснефть”нең моңа кадәр импорт җиһазларын кулланган барлык бүлендек предприятиеләре потенциаль рәвештә үзебездә җитештерелгән яңа төр деталь һәм җиһазлар белән кызыксына. Бу юнәлешләрне үстерү, гомумән, тармакның импортка бәйсезлеген ныгытачак. “РН-БашНИПИнефть” һәм “Башнефть” хезмәткәрләре мондый инновацияле юнә­лешләрне күпкырлы үстерү белән хәзер җитди шөгыльләнә. Әйтик, Уфа нефть эшкәртү заводлары өчен пластиктан запас частьләр ясау буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. 3D-принтерда полимерлардан ясалган де­тальләр уңышлы сынау үткән инде. Фәнни институт лабораторияләрендә дә тикшеренүләр өчен кирәкле детальләр һәм механизмнарның прототипларын төзегәндә 3D-басма ысулына ешрак мөрәҗәгать итәләр. Бу фәнни һәм конструкторлык эшләрен башкару сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. “3D-басма ысулының өстенлекләре күренеп тора: җитештерү вакыты күп тапкырлар кыскара, бәя кими, импортны алмаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Модернизацияләү нәтиҗәсендә кайбер детальләрнең үрнәкләре моңа кадәр кулланылганнардан да яхшырак килеп чыга. Әзерләү процессында детальләр конфигурациясе яңадан карала һәм, эксплуатация йөкләнешләрен исәпкә алып, материал сайлана”, – ди “РН-БашНИПИнефть”нең аддитив технологияләр юнәлеше җитәкчесе Максим Миңнебаев. Гомумән, Башкортстан галимнәре һәм белгечләре Уфа нефть эшкәртү комплексының инновацияле технологияләр ярдәмендә ясала торган полимер детальләргә ихтыяҗын мөмкин булганча тулырак канәгатьләндерергә омтыла. Социаль җаваплылык Русиядә 2020-21 елларда чимал чыгаручы компанияләр үз эшчәнлекләрендә тотрыклы үсеш принципларына өстенлек бирде. Шул чордан “ESG” төшенчәсе актив кулланыла башлады. Әмма үткән елда күп кенә компанияләр ESGга тәгаенләнгән бюджетларын 40 процентка киметте. Шулай да, экспертлар фикеренчә, тотрыклы үсеш принцип­лары көн тәртибеннән төшми, заман тенденцияләренә иярү, бүгенге көннең актуаль таләпләре бизнесның гадәтенә әверелә бара, шулай итеп, компанияләр киләчәктә ESG-проектларны үстерүне дәвам итәчәк. “ESG” төшенчәсе ни дигәнне аңлата соң? Ул социаль җаваплылык сәясәтенең һәм бизнесны тотрыклы үстерүнең өч төп юнәлешен үз эченә ала. Инглизчә өч сүзне кыскартудан барлыкка килгән терминда E (environment) факторы компанияләрнең әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуын билгели. Монда сүз, мәсәлән, парник газлары чыгаруны һәм әйләнә-тирәлекне пычратуны киметү, шулай ук табигый ресурсларны кулланганда җаваплылык турында бара. S (social) факторы персоналның социаль хәле, аның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгыртуны, кеше хокукларын үтәүне, җитештерелгән продукция­нең сыйфаты өчен җаваплылыкны күздә тота һәм партнерларга, тәэмин итүчеләргә һәм клиентларга мөнәсәбәтне чагылдыра. G (governance) компаниядә корпоратив идарә принципларын характерлаучы фактор: җитәкче­ләрнең нәтиҗәлелеге, акционерларның хокуклары, коррупциягә каршы эшчәнлек һ. б. Аерым компанияләргә килгәндә, “Башнефть”нең, мәсәлән, табигатьне саклау буенча проектларына инвестицияләр күләме 2020 елдан 14,8 миллиард сумлык бәяләнә. Экологияне саклау һәм биологик төрле­лекне тергезү өлкәсендәге проектлардан тыш, “Роснефть” үзе эш алып барган төбәкләрдә социаль һәм икътисади үсеш проектларын гамәлгә ашыра. Узган елның июнендә СанктПетербургта узган Халыкара икътисади форумда (ПМЭФ) компания Башкортстан Хөкүмәте белән сәнәгать, финанс һәм социаль башлангычларны үстерү турында яңа килешү төзеде. Алдагы килешү 2017 елда имзаланган иде һәм, Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелүенчә, шул килешүгә ярашлы республиканың 49 районында һәм шәһәрендә 220дән артык социаль проект гамәлгә ашырылды. “Компания күпсанлы инвестиция, инфраструктура, социаль проектларны гамәлгә кертте. Аларның иң зурлары – Күмертаудагы боз сарае, Ярмәкәй районында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, “Уфимский Сокол” спорт үзәге, Уфада Тимашево төбәгендә транспорт чишелеше, Күгәрчен районында һәм Нефтекамада балалар бакчалары, Илеш районында поликлиника, Тәтешле районында инвалидлар өчен реабилитация үзәге һ.б. Яңа килешү безгә уртак сәнәгать, финанс һәм социаль программаларны гамәлгә ашыруда тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерде ПМЭФта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Башкортстан территориясендә эшләүче һәм ESG принципларын үтәүче тагын бер компания – СИБУР. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу холдинг Forbes версиясе буенча Русиянең эш белән тәэмин итүче иң яхшы 17 компаниясе исемлегенә керде, ESG-стратегиясен гамәлгә ашырган өчен махсус бүләккә лаек булды. СИБУРның матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, холдинг технологик һәм бизнес-процессларда да, корпоратив мәдә­нияттә дә тотрыклы үсеш принципларын һәм максатларын эзлекле куллана. Холдинг үзенең “Яшел формула” дип атал­ган һәм климат тәэсирен киметүгә юнәлтелгән урман үстерү программасын гамәлгә ашыра. Программа кысаларында СИБУР, агачлар утырту белән генә чикләнмичә, парник газлары күләмен киметү өчен яңа эшләнмәләргә һәм тикшеренүләргә дә ярдәм итә. Быел холдинг алты төбәктә, шул исәптән Башкортстанда, 2 миллионнан артык агач утыртырга планлаштыра. Моннан тыш, холдинг социаль көн тәртибенә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, СИБУР компаниядә тигез хокуклылык принциплары үтәлешенә күзәтчелек итә һәм ул 2021 елда Forbes Woman версиясе буенча хатын-кызлар карьерасы өчен иң яхшы 25 компания исемлегенә керде. Йөкле һәм балалы хатын-кызларга финанс ярдәме күрсәткәне, гаиләләр өчен шифаханә-курорт дәвалануы һәм балалар ялын оештырганы, гомумән, корпоратив социаль программалары өчен холдинг эшчәнлеген югары бәялиләр. Тотрыклы үсеш принциплары “Газпром” структурасына кергән предприятиеләрдә дә актив кулланыла. Мәсәлән, “Газпром нефтехим Салават” максималь мөмкин булган хезмәт җитештерүчәнлеге булганда җитештерүнең энергия һәм материал таләп итүчәнлеген минимальләштерү принципларын кулланышка кертә, үзе өчен кадрларны өзлексез әзерләү проектын үстерә, шулай ук эшчеләрен һәм ветераннарын медицина хезмәтләре белән тәэмин итә. ESGны үстерү турында сөйләгәндә, экспертлар аның арытаба да ныгуын һәм эре корпорацияләрдә генә түгел, ә кече һәм урта бизнес сегментында да кулланыла башлаячагын фаразлый. ESG-Альянсның генеральный директоры Андрей Шаронов билгеләвенчә, Азиягә һәм Көнчыгышка юнәлеш алу бизнесның тотрыклы үсеш принципларын кулланышка алуын тизләтергә мөмкин, чөнки Азия һәм Көнчыгыш илләренең күпчелеге ESG кагыйдәләренә (тәртибенә) төгәл буйсына һәм партнерлардан да шуны ук көтә. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.