Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Җырлап арыдым бу җырны, суынды чәй..."

Янамаган, көлдергәндер генә. Ул үзе дә Рифат Зариповның 35 яшьлек туган көненә багышланган концертта болай сөйләп көлдергән:«Сәхнә артында йөрим, институтка дәрескә барган сыман. Бөтен укучылар җыелган. Әле уйлап тордым, мин беренче концертны куйганда син тугансың икән. Безнең 35нче сезон, сиңа 35 яшь. Болай 35 яшь өчен әйбәт сакланган инде.Бүләк алып килмәдем. Хәзер сиңа бирә торган бүләк, хәзер безнең белән сиңа "не по пути". Чират торып чәй эчкәнең бардыр. Мин сине котлыйм, син - иң талантлы укучыларымның берсе. Кайчан да булса, үземнең шәкерттән үрнәк алып, Рифат хәзрәт, дип, сезнең янга килергә насыйп булсын. Мөфти булгач… Барысы да булыр, син - тырыш кеше.Бер нәрсә генә борчый бүген: мин үзем теләгән җырларны җырламыйм. Рифат сорап җырлата. Беренче җырым «Узма, яшь гомер» булды, 35 яшьтә гомер узган дип уйлый инде ул. Икенчесе - сез дә туеп беткән, мин дә җырлап арыган «Салкын чәй» җыры. Миңа хәтта бер кеше «Сәхнәдән тагын бер җырласаң бу җырны, башыңа берәр нәрсә белән бәрәм», диде", - дигән ул.Даа, чәйне кайнарлатасы бар инде барлыкка, суынды...