Россия Президенты Владимир Путин «Москва. Кремль. Путин» тапшыруында Украинадагы махсус операция зонасында өч бертуганның берсен кире кайтарырга боерык бирүе турында сөйләгән. Бу хакта RT порталы яза. – Запорожье юнәлешендә өч бертуганның сугышуы билгеле булды. Өч! Миңа инде өлкән абыйларына шалтыратып: «Сез бит иң өлкәне, сугыш зонасыннан берегез кайтырга тиеш, карар кабул итегез», – дип әйтергә туры килде», – дигән ул тапшыруда. Аның әйтүенчә, хәрби хезмәткәрне хезмәт урынын алмаштырырга күндерергә туры килгән, чөнки хәрби һәлак булган бертуганы өчен үч алырга теләгән. «Соңыннан: «Бу – югары Баш команда бирүченең боерыгы», – дидем. Ул: «Әйе!» – диде, – дигән Владимир Путин.
Путин махсус операциядә булган өч туганның берсен өенә кайтарырга кушкан
18 июня 202318 июн 2023
1
~1 мин