Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

30 яшьлек ир, сигез кешене тоткынлыкка алып, үтерү белән яный...

Урындагы хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, аның белән бергә бинада - җиде кыз һәм бер сакчы.Mash Telegram каналы мәгълүматларына караганда, җинаятьче банкның барлык активларын инвалид балалар, аз керемлеләр һәм мохтаҗлар өчен фондка күчерүне таләп итә һәм өч сәгатьтән соң, әгәр аның таләпләре үтәлмәсә, тоткыннарны үтерергә яный. Җинаятьченең шәхесе ачыкланган: аның исеме Алихан Морадов, аңа 30 яшь, ул Казахстанның көньягында, Җамбыл өлкәсендә туган. 2013 елдан ир наркодиспансерда исәптә тора һәм ике тапкыр җинаять эшләре буенча шикләнелгән дип таныла, дип хәбәр итә Shot.Ул банк хезмәткәрләренең берсенең чигәсендә пистолет тота. Бина янына спецназ килгән, район чолгап алынган. Соңгы мәгълүмат буенча, штурм нәтиҗәсендә барлык тоткыннар азат ителгән, җинаятьче тоткарланган. Бу вакыйгага кагылышлы видеоны "Кызыл таң"ның "В контакте" битендә карагыз.