Ватаныбызның беренче пилотсыз аппаратын Башкортстанда ясаганнар.- Ел саен республика ПМЭФка яңа нәрсә тәкъдим итәчәк. Быел без пилотсыз очу аппаратлары үзәкләренә басым ясадык, чөнки бүген без - Русия Федерациясендә бу өлкәдә җитештерү, төзү, проектлау һәм кадрлар буенча лидерларның берсе. Без пилотсыз очу аппаратларын үстерү буенча федераль проектта актив катнашабыз. Бүген Белорус партнерлары белән уртак эшләнмәләребезне күрсәтергә булдык. Бу безнең республикада, Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә җитештерелә торган беренче сертификатланган Ватаныбыз пилотсыз очкычы "БАС-200", - дип билгеләп үтте вице-премьер. Беренче 10 комплект инде җитештерелгән. Сынаулар бара, очышлар башкарыла. "БАС-200"гә ихтыяҗ зур. «Өстенлекле проектлар» программасына Сәнәгатьне үстерү федераль фондының 1,7 миллиард сум акчалары җәлеп ителгән. Башкортстан стендында аның беренче серияле үрнәге тәкъдим ителгән.Әңгәмәне тулысынча укыгыз: pravitelstvorb.ru/news/21188/
Александр Шельдяев: "Без илдәге барлык катализаторларның 90 процентын алмаштырдык"
18 июня 202318 июн 2023
~1 мин