Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Булачак пенсиянең күләмен исәпли беләсезме?

Булачак пенсиягезнең якынча күләмен мөстәкыйль исәпли аласыз. Мәгълүм булуынча, аның күләме пенсия коэффициентлары күләменнән һәм аларның саныннан тора.Пенсиянең фиксацияләнгән өлеше бөтен ил кешесе өчен дә бертөрле һәм хәзер ул 7 567,33 сум тәшкил итә. Ә пенсия коэффициентларына килгәндә, алар индивидуаль. Һәр кеше аларны үз хезмәт чорында үзе эшли һәм ул билгеләнеп бара. Бер коэффициентның бәясе елдан-ел үзгәрә, бүген ул 123,77 сум.Пенсиянең күләмен белер өчен түбәндәге формуланы кулланырга кирәк: пенсия коэффициентлары суммасы (бал) × (индивидуаль коэффициент) бәясе + фиксацияләнгән түләү.Мәсәлән, пенсионерның 100 баллы тупланган булса, ул 20 944,33 сум күләмендә страховка пенсиясе ала: 100 × 123,77 + 7 567,33.Фото: РИА Новости