Ул җәйләрен үз дачасында үткәрергә ярата, анда кунакларны — якыннарын, дусларын, хезмәттәшләрен кабул итә. Бакчадагы һәр чәчәкне ул «бисмилла» әйтеп һәм җиргә тынычлык теләп утырта. "Башинформ" хәбәрчесенә ул түбәндәгеләрне җиткергән:- Балачактан ук бакчада эшләргә яратам. Мин мәктәптә укыганда, анда йорт яны участогы бар иде, анда безне эшкә өйрәттеләр. Без утадык, уңышын җыйдык. Укытучы булып эшләгән әнием дә бакчачы булды. Без әле кечкенә идек, су ташыдык, җимеш агачлары утырттык.40 ел инде бакчада эшлим. Узган гасырның 80 нче еллары башында безнең Уфа янындагы Йоматауда «Актер» бакчасында үз участогыбыз барлыкка килде. Безгә, күрәсең, күптән ял иткән уңдырышлы җир участогы биргәннәр. Минем беренче кишер һәм суган уңышы скрипкачы Каюмовны шаккатырды, ул хәтта үзе белән кесәсендә үрнәкләр йөртте һәм барысына да күрсәтте.Кемдер участокны күбрәк ял итү өчен тота. Ял итә белмим! Без ирем белән ярты гасыр чамасы яшибез һәм бу вакыт эчендә Туапсега туй сәяхәтенә генә барып кайттык. Әлбәтт