Әнвәр Нургалиев – 450, Илсөя Бәдретдинова – 500, Фирдүс Тямаев – 700 мең...Җырчыларның район-авыл сабантуйларындагы чыгышлары өчен әнә шундый бәяләр соравы турында мәгълүмат кайберәүләрдә зур кәнәгатьсезлек тудырды. Бигрәк тә Фирдүснең 700 мең алуы. Ул үзе бу хакта менә ниләр белдергән:«Минем инде бер 4 ел билет бәяләрен үзгәрткәнем юк, дисәм дә – ялгышмам. Кайбер урыннарда гына азрак уйнап алгандыр, тик тулаем алганда билет бәясе үзгәрмәде. Сабантуйларга килгәндә, без быел 3 кенә Сабантуйда чыгыш ясадык. Балык Бистәсенә без 100 меңгә бардык, чөнки район башлыгы, дустым Радик: «Фирдүс, без артыгын түли алмыйбыз инде, җырлап китә алмассыңмы?» – дип, турысын әйтте.Саба һәм Чүпрәле районнарында инде сораганча түләделәр. Июльдә Нурлат районы исеменнән Мордвага барам. Алар миңа алдан ук: «Безнең бюджет 150-250 мең, артыгын бирә алмыйбыз», – дип әйтеп куйдылар. Шуңа күрә монда: «Фирдүс сабантуйларда 700 мең алган», - дип кычкырырга кирәкми. Кем түли ала – түли, кем түли алмый – «дуслык» дигә