Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан укучылары җиңү яулап кайта!

Үзбәкстанның Хива шәһәрендә 12-16 июньдә Абу Райхан Беруни исемендәге химия буенча Халыкара олимпиада узды. Хива бөтен дөньядагы 15 илдән: Русия, Бразилия, Һиндстан, Грузия һәм башкалардан 130 яшь химия белгечләрен җыйды. Башкортстан командасы җитәкчесе Айнур Гомәров — Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе (АНОД) остазы. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Башкортстан җыелма командасы 2 медаль яулады. Дипломантлар — Республика инженерлык лицей-интернатының 10нчы сыйныф укучылары. Данил Моталлапов һәм Ильяс Моталов Олимпиаданың бронза медаль ияләре дип танылды. Мәктәп укучыларын әзерләү белән Олимпиада хәрәкәте остазлары ассоциациясе белгечләре шөгыльләнде. Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.