Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Һөнәрне ярату кирәк!

Исеме үк нурлары белән җылытучы, иркәләүче “Кояшкай” булгангамы, әллә биредә ачык йөзле, тәмле телле тәрбияче апалар эшләгәнгәме, Дүртөйле шәһәренең 6нчы балалар бакчасын әти-әниләр үз итә, сабыйлар яратып йөри. Кайчандыр “Кояшкай”га үзләре йөргән кызлар һәм егетләр хәзер инде балаларын җитәкләп килә. Тәрбияче апаларын урамда очратсалар да, әллә каян танып, исәнләшеп, хәл белешеп үтәләр.1970 елда ишекләрен ачкан “Кояшкай” балалар бакчасы инде илле елдан артык шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләре арасында хаклы рәвештә зур абруен саклый. Монда, әлбәттә, тәҗрибәле бакча мөдире Зинфира Әхмәтшинаның һәм аның җитәкчелегендәге коллективның һөнәри осталыгын билгеләп үтәргә кирәк.Русиянең Мактаулы, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Зинфира Рим кызы балалар бакчасын 2005 елдан бирле җитәкли. Бай педагогик стажлы, инициативалы, һөнәренә мөкиббән мөдир, беренче чиратта, үз-үзенә таләпчән. “Эшеңне җиренә җиткереп, яратып башкарганда гына ул нәтиҗәле булачак!” – ди Зинфира Рим кызы һәм аның хезмәт девизы да шундый.Тумышы белән Илеш районының Югары Манчар авылы кызы ул. Кечкенә чагыннан укытучы булып хезмәт салучы әнисе Зөлфия Әхмәт кызы үрнәгендә балалар белән эшләү турында хыялланып үскән. Тәрбиячедән алып, бакча мөдиренә кадәр зур хезмәт юлы үткән ул, 40 елдан артык педагогик стажга ия, шуның 18 елы – мөдир вазыйфасында. Аның гаять энергияле, эшлекле, җитез булуын күз алдына китерү өчен соңгы еллардагы уңышларына күз салу да җитә. 2019 елда “Хатын-кыз – милләт анасы” республика конкурсы җиңүчесе булса, 2022 елда “Иң яхшы балалар бакчасы мөдире” республика бәйгесендә беренчелекне яулаган. Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан медаль, Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. – Зинфира Рим кызы һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк ул. Яхшы киңәшен беркайчан кызганмый. Ярдәм сорап килгәндә, төрле идеяләр белән мөрәҗәгать иткәндә дә кире бормый. Үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә, – ди балалар бакчасында 30 елдан артык эшләүче музыкаль белгеч, профсоюз оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гафарова. Күрсәтер уңышлары бик күп булса да, үзе турында зурдан кубып сөйләргә яратмый Зинфира Рим кызы.– Яу кырында бер сугышчы – сугышчы түгел, диләр. Мин коллективымның бердәм, тату һәм даими булуы белән горурланам. Бездә эшләүче тәрбиячеләрнең күпчелеге ике дистә ел һәм аннан да күбрәк хезмәт стажына ия. Күпләр кулларына диплом алгач та шушында эш башлаган, хезмәт кенәгәләрендә бер генә язу. Бездә – әнидәй ягымлы тәрбиячеләр, балаларның сәләтләрен ачарга ярдәм итүче белгечләр, тел йотарлык тәмле аш-су әзерләүче пешекчеләр эшли, – ди мөдир, коллективы белән горурланып. Бүген биредә 49 хезмәткәр эшли. Аларның 21е – тәрбиячеләр, 8 педагог – югары, 14е беренче категориягә ия. Әлбәттә, балалар бакчасы, иң беренче чиратта, тәрбиячеләре белән көчле. Бу уңайдан, “Кояшкай” балалар бакчасында озак еллар хезмәт салучы Ләйсән Галиева, Зөлфия Мостафина, Гүзәл Карипова, Зауреш Мәрданова, Гүзәл Гафарова, Әлфия Дәүләтбаева кебек тәҗрибәле тәрбиячеләр булуы аеруча мактауга лаек. Шунысын да әйтергә кирәк, “Кояшкай”ның тәрбиячеләре – күпкырлы сәләт ияләре. Алар җырлый, бии, кул эшләренә оста. Узган елның сентябрь аенда җитәкчеләре тәкъдиме белән оешкан “Тамчыгөл” вокаль ансамбле дә бу сүзләргә ачык дәлил. Тәрбиячеләр, педагоглар һәм музыкаль җитәкчеләрдән торган коллектив башкаруындагы керәшен татарларының “Балтырган”, халкыбызның “Тамчыгөл”, урыс халкының “В горнице моей светло” җырларын якташлары беренче чыгышларыннан ук яратып өлгергән. Ансамбльне Дүртөйленең сәләтле композиторы, автор-башкаручы Филүс Беркет җитәкли. Хәстәрлекле бакча мөдире кызлар өчен чагу, күз явын алырлык костюмнар сатып алуны да хәл иткән. Әйткәндәй, Дүртөйледә генә түгел, республика күләмендә бердәнбер булган тәрбиячеләр ансамбле инде ике тапкыр Уфада узган конкурсларда катнашып, призлы урыннар алган. Без барганда, “Тамчыгөл” кызларының Туймазыда үтәчәк “Җырлыйк әле!” фестиваленә җитди әзерләнгән көннәре иде. Шунысы да мөһим: мәгариф учреждениесендә тәрбияләнүче 200дән артык сабый өчен биредә барлык тиешле шартлар бар, ныклы матди-техник база булдырылган. Төрле түгәрәкләр эшли. “Кояшкай”га йөрүче кызлар һәм малайлар төрле бәйгеләрдә, шәһәр, республика, Бөтенрусия күләмендәге конкурсларда даими катнаша, призлы урыннар яулый. Әйтик, күптән түгел “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Татар кызчыгы, татар малае” республика күләмендә узган бәйгедә 6 яшьлек Җәннәт Бимәтова конкурсның абсолют җиңүчесе булды. Әйткәндәй, 2013 елда балалар бакчасы коллективы “Гаилә кыйммәтләре” республика конкурсында Гран-прига һәм төп приз – урам өчен “Малыш” спорт комплексына ия булган. Агымдагы елда коллектив Башкортстан Башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар конкурсында катнаша.Тәрбиячеләр балалар бакчасы һәр сабый өчен уңайлы, якын булсын, алар һәрьяклап үсешсен, мәктәпкә ныклы әзерлек белән барсын, ана телен, туган җиренең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен белеп үссен өчен тырыша. Биредә туган як тарихын, төрле милләт халыкларының мәдәниятен, йолаларын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Балалар бакчасында татар, башкорт, мари халыкларының борынгы көнкүрешенә багышланган махсус почмаклар бар. Аларда милли кием-салым, савыт-саба, шәҗәрәләр белән танышырга мөмкин. Төрле фольклор бәйрәмнәре, республиканың күренекле шәхесләре белән очрашулар оештыру да “Кояшкай”да матур традициягә әверелгән. Әйтик, якташлары, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов мондый чараларда һәрвакыт зур теләк белән катнаша. “Кояшкай”лар 10 елдан артык Космонавтика федерациясе белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Монда билгеле космонавтларның кунакка килгәне дә бар хәтта. Ә инде Дүртөйле телевидениесендә чыгып килүче “Могҗиза иле бакчам” балалар тапшыруының алып баручылары – нәкъ шушы бакчада канат ныгыучы бәләкәчләр. Кыскасы, коллектив һәрвакыт иҗади үсештә, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүнең заманча алымнарын уңышлы куллана. Кулга кул тотынып, бер максатны уртак итеп эшләгәннәргә, һәм, әлбәттә, һөнәрен яратканнарга уңыш һәрвакыт елмая ул!