Башкортстанның Чишмә районында фаҗигале төстә вафат булган танылган блогер, 3 бала әнисе, җырчы Әнвәр Нургалиевның якын туганы Диана Сәфәрованың ятим балаларына акча җыючыларны тәнкыйтьләгәннәр. Диана Сәфәрова юл һәлакәтенә очраганнан соң, «подписчик»лары, гомумән, игелекле кешеләр аның ятим калган балалары: Аиша, Салман һәм Сәидкә матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерделәр, дип беләбез. Бу – кемдер кушып эшләнгән, билгеле бер кеше уйлап тапкан нәрсә түгел бит инде. Ә социаль челтәрдә әлеге балаларны гел күзәтеп, аларның үскәннәрен күреп, аларны яратып өлгергән кешеләрнең ихлас теләге бары. Бер карасаң, беркем дә беркемне дә мәҗбүр итми. Ләкин бу хакта башкача фикер йөртүчеләр табылган икән. Диана истәлегенә багышланган фан-аккаунтта түбәндәгеләрне язучылар булган: «Әйләнә-тирәдә «кругом» ятимнәр, чынлап торып ярдәмгә мохтаҗ балалар күп! Алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмыйлар. Чөнки аларның «раскрученная страничка»лары да, интернетка чыгу мөмкинлекләре дә юк!»; «Нигә ул балаларга дип а
«Кругом» ятимнәр» – Диана Сәфәрованың балаларына акча җыюны гаепләгәннәр
4 июня 20234 июн 2023
1
2 мин