“Әти-картәтиләр истәлегенә тугры булырбыз!” тарихи-мәдәни фестивале чикләрендә уздырылган чара елдан-ел тулыландырыла, эчтәлеге баетыла.Бу көнне Аптрак авыл биләмәсенә караучы Томанчы авылы янындагы тарихи Күнгәк тавы битләвендә 1812 елгы Ватан сугышында Русия армиясенең Европаны Наполеон явыннан азат итүенә һәм сугышның 210 еллыгына багышланган халык бәйрәме тирә-як авыллардан гына түгел, чит тарафлардан да кунаклар җыйды.Чарада “Хайдельберг-Симферополь” җәмәгать оешмасы әгъзалары Магдалена Мелтер, Хельмут Герман, “Мәдәниара үзәк” иҗтимагый башлангычларын үстерү буенча ассоциация җитәкчесе Валентина Латыйпова, район хактимияте башлыгы урынбасары Геннадий Шлычков, “Акбузат” журналы баш мөхәррире Лариса Абдуллина, “Аргымак” этно-рок төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов һәм башкалар катнашты.Бәйрәм 1812 елларда туган төяген француз илбасарларыннан саклауга күтәрелгән каһарманнар истәлегенә 2012 елда тантаналы шартларда ачылган мемориаль ташка чәчәк салудан башланды. Шушындый ук истәлекле таш Күнгәк тавының түбәсенә дә урнаштырылган.Башкорт атлыларын Ватан сугышына озату һәм аларны Җиңү белән каршы алу тамашасы бәйрәмнең дулкынландыргыч өлеше булды."Парижга кадәр барып җиттек" сәхнәләштерелгән тамашада тарихи костюмнар, башкорт халык йолалары элементлары файдаланылды. Боларның барысы да ике гасыр ел элек булган тарихи вакыйгаларны күз алдына китерергә ярдәм итә.Бәйрәм барышында шулай ук 1812 елгы Ватан сугышында катнашучыларның нәселләре шәҗәрәсе конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Сәнгать һәм һөнәр күргәзмәләре, башкорт халык йолалары, милли көрәш һәм җәядән ату буенча осталык дәресләре оештырылды.Бәйрәм Күнгәк тавына күтәрелү белән тәмамланды. Бу йоланың тарихы түбәндәгечә: французларга каршы сугышка китәр алдыннар хәзерге Мәләвез шәһәренә якын-тирә авыллардан башкорт җайдаклары туганнары белән Күнгәк тавы итәгендә хушлашкан. Күнгәк сүзе "көн", яки "кояш" дигәнне аңлата.Шушы ук урында җиңүчеләрне каршы алганнар. 200 ел элек булган тарихи вакыйгаларда якын-тирә авыллардан күп кеше катнашкан. XVIII гасыр башында башкортларның төп компактлы яшәү территориясе Ырынбур губернасы составына керә, 12 өяздән тора. 1811-12 елларда аларда 45 полк оештырыла. Җиңүгә урыс, татар, казак, калмыклар белән бергә башкорт яугирләре дә шактый зур өлеш кертә.Полклар составына Мәләвез районы авылларыннан 70 сугышчы кергән. Югары Таш авылыннан бертуган Ихсан һәм Хөсәен Әбүбәкеровлар үзләрен батыр сугышчы итеп күрсәткән. Ихсан III дәрәҗә Изге Анна, VI дәрәҗә Изге Владимир орденнары һәм ике медаль, Хөсәен — ике көмеш медаль белән бүләкләнгән. Смак авылыннан зауряд-хорунжий Биккуҗа Рәфыйков, Котлыбулаттан Буранбай Субашбаев, Томаннан Исчо Ишкуҗин Изге Георгий ордены кавалерлары була.Чара "Әти-картәтиләр истәлегенә тугры булырбыз" мәдәни-тарихи фестивале чикләрендә Башкортстан Башлыгы фонды ярдәмендә тормышка ашырылды.Рәфилә СИБӘГАТУЛЛИНА.