Агымдагы елда Сабантуй чикләрендә “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйгесе үткәрелүе аны тагын да үзенчәлекле итте һәм бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Районның кул осталары тарафыннан әзерләнгән бай күргәзмәләр, патриотик клубларның эшләре белән танышкач һәм биредә яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли ихаталары аша үткәч, бәйрәм кунаклары, кулларына чалгы алып, үзләрен “Чыңла, чалгы!” бәйгесендә дә сынап карады.Сабан бәйрәме, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләүгә кайтып кала. Чөнки халыкның тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм муллыгы нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренең тырыш һәм нәтиҗәле эшенә бәйле. Бәйрәмдә алдынгы хуҗалыклар, иң яхшы механизаторлар һәм сыер савучыларның исемнәре яңгырады.Кырмыскалы районында эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында язгы кыр эшләр нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип “Артемида” токымчылык хуҗалыгы һәм “Урожай” җәмгыятьләре танылды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Ришат Мифтахов һәм Фәнис Галиәхмәтовның хуҗалыклары дипломнар белән бүләкләнде. Лаеклы бүләкләрен алар республика Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов һәм район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров кулыннан алды.Сабан бәйрәмен кырмыскалылылар яхшы нәтиҗәләр белән каршы ала. Агымдагы елда районда чәчү эшләре 48 мең гектардан артык мәйданда башкарылган. Уҗым һәм техник культуралар барлыгы 68 мең гектар чәчелгән. Агымдагы ел уңышы өчен 9 мең тоннага якын минераль ашлама кертелгән.Вице-премьер, кырмыскалылыларның казанышларына тукталып, узган елда район аграрийларының бөртекле культуралардан рекордлы уңыш – 180 мең тоннадан артык ашлык җыеп алуын билгеләде һәм агымдагы елда да авыл хуҗалыгы эшчәннәренә уңышлар теләде.Гомумән, районның социаль-икътисади үсешенә барлык тармак вәкилләре зур өлеш кертә. Шуңа бу көнне алар да лаеклы бүләкләрен алды. Ел саен “Районның шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исемгә ия булучыларны да, күркәм йола буенча, нәкъ Сабантуйда тәрбриклиләр. Быел мондый югары исемгә районның кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәвис Хаҗиев лаек булды.Сәхнәгә Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премиягә лаек булучылар да күтәрелде. Ибраһим авылыннан Рамил Галиев - туган ягы өчен җанып-көеп, аны тагын да күркәмрәк итү теләге белән яшәүче кешеләрнең берсе. Узган елда авылындагы Җиңү паркын үз куллары белән ясаган “Фронттан кайту” скульптурасы белән бизәде. Яңа Кыешкы авылыннан Риф Йөзлекбаевның исеме дә күпләргә яхшы таныш. Бүген ул - 12 китап авторы. Аның иҗат җимешләре, район басмаларыннан тыш, республикабызда нәшер ителүче “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйдел”, “Шоңкар” журналларында да басылып тора.Шулай ук ел саен “Иң күркәм йорт” бәйгесендә җиңүчеләрне дә тәрбикләп үтәләр. Быел исә Ефремкино авылыннан Наталья һәм Олег Васильевларның йорты иң яхшысы дип танылды. Икенче һәм өченче урыннарга Сихонкин авылыннан Елена һәм Дмитриий Андревлар һәм Сарт-Чишмә авылыннан Миңнегалиевлар йорты лаек булды.Күпбалалы гаиләләр – һәр авылның күрке. Николаевка авылында гомер итүче Зәлия Авгонова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Ире белән Зәлия Абдулхак кызы 7 бала тәрбиялиләр.Бүләкләү тантанасыннан соң Сабантуйның иң кызу һәм көтеп алынган өлеше җитте. Күпләр, үзләре әйтүенчә, бирегә нәкъ ат чабышын карарга килә. Быел анда 13 чаптар катнашты. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә МТСның “Нива” филиалы өчен чыгыш ясаучы – Олыкүл авылыннан Илмир Әминев җиңеп чыкты. Бәйрәм программасы билбау көрәше, гер күтәрүчеләр чыгышы, туры баганага менү, капчык киеп сикерү кебек ярышлар белән дәвам итте.Таусеңер авылы янындагы зур акланда узган Сабантуй район һәм якын-тирә авыл-шәһәрләр халкын гына түгел, чит ил кунакларын да кабул итте. Хезмәткә дан җырлаучы әлеге бәйрәмне төрле милләт вәкилләре менә шулай бердәм булып билгеләде.Фото: Эльвира Ямалетдинова.