Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Мүкләнгән җиләк кебексез, ханым..."

Күңел тулып, менә-менә чайпалып түгелергә торган халәттә кайтып барам. Юл базар аша уза. Әле иртәнге сәгатьләрдә биредә кеше дә аз, кереп, күңелне юата торган бер тәмлүшкә алып чыгыйм әле.Базар капкасыннан ук бер сатучы әкә каршы алды. "Их, җиләк кебек ханым килеп ята безгә, менә сезгә охшаганнарны әзерләп куйдык", - дип бакча җиләкләренә ишарәли. Мин? Җиләк?! Булгандыр андый чак та бер... әйтмим инде ничә ел элек. Шулай да, күңел күтәрелеп китте. "Менә бит, мин әйтәм, заманалар авыр булса да, халык мәрхәмәтле, игелекле, сәүдәгәрләр җиләген дә очсыз гына сата."Әкәм мине кочаклап диярлек сатучысы янына алып барды. Бу кыз инде фәрештәдәй күренә иде миңа, иии, яшьлек, дим, үзе бер матурлык бит! Машенька базар капкасы алдында шундый ук җиләкләрне сатып торган, кояшта янган битле, бер дә тәмәкесе төшми торган авызыннан ямьсез сүзләр чәчрәткән Черниковка түтәенә охшамаган инде, алсу йөзле, урыс әкиятләрендә тасвирланган бояр кызларын хәтерләтә иде."Бу матур апаңа очсыздан гына кыяр-помидор сала тор, мин бүген генә алып кайткан җиләк алып киләм", - ди әкә.Яшелчәләр кирәк түгел иде, ярар инде алыйм әле, күршемне дә сыйлармын... Шул арада миңа дигән җиләк тә килеп җитте. Машенькам аларны нәфис борынына китерде дә, "Ммм, прелесть!", - диде. Шуннан ул мине җиләкне әрҗәсе белән алырга күндерде. Ярар, дим, кайтканда кибеткә дә керәсе бар иде, сатучы кызларны сыйлармын, әлеге дә баягы, күрше дә бар бит әле.Машинага барганда, кулдан әрҗәле пакет төшеп китә язды бит, чукынган. Шунда җиләкләр бер якка өелеп, әрҗә төбендәгеләр күренде генә бит! Барысы да мүкләнгән.Басып торам, имәнеп. "Их, мүкләнгән җиләк кебек ханым килә безгә!" - диде кемдер. Әллә инде колакка ишетелде...Сатучылааар! Акча бит ул кәгазь генә, аны гамәл дәфтәренә беркетеп булмый, киштәнең каршы ягына килеп басучыга күрсәткән игелекне - була! Комсыз булмагыз әле, ямеееү.