Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Юл хәрәкәте чикләнә!

Җиңел булмаган метеорологик күренешләр (Цельсий буенча 32 градустан югары һава температурасы) белән бәйле рәвештә 2023 елның 4 июнендә 12:00дән 20:00 сәгатькә кадәр авыр йөк ташучы транспорт чаралары өчен юл хәрәкәте чикләнә.Бу - 1548нче км (Башкортстанның Чиләбе өлкәсе белән чиге) белән "Урал" М-5 автомобиль юлының 1871нче км арасында. Чикләүләр Чиләбе өлкәсендә кертелә, Башкортстанда чикләүләр юк.Исегезгә төшерәбез, юлларның торышы турында белергә, шулай ук Чиләбе һәм Курган өлкәләрендәге федераль трассаларда штаттан тыш хәлләр турында дежур-диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшли торган телефоны - 8 (351) 266-65-63 (шалтырату бушлай) һәм 7 982 331 37 84 (WhatsApp) буенча хәбәр итәргә мөмкин.Фото: bashinform.ru