Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Вәт Нурзадә бу!

Салават Фәтхетдинов дуслары һәм тамашачылары яратып карый торган йорт кошларын күрсәтте. Видеода күренгәнчә, Салават кәбестә турый, ә тәвә кошы тәмләп ашап бара. Җырчы аны башыннан сыйпап яратып ала, «ашаганда ашыкма» дип сөйләнә. «Бергә ашыйбыз, эшлибез, ял итәбез, йокламыйбыз гына. Исеме – Нурзадә», – дип язып куйган видео астына җырчы. Ул «кытай тавыклары»н да күрсәтә. «Менә өчесе, дүртенчесе, менә бишенчесе, анысына витаминны күбрәк биргәнмен, үсеп киткән. Нурзадә! Нәрсә, матурым?», – дип кеткелдәп көлә ул. Кытай тавыклары дигәне гади тавыклардан бераз кечерәк, ә бишенчесе - тәвә кошы. Халык аның уңганлыгына шаккаткан. Фото: татар-информ.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц