Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Без җиңәргә тиеш!”

Ул безгә үзе белән булган хәлләр турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Яугир тумышы белән Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәреннән. Ленинградтагы ике тапкыр Кызыл Байраклы Югары гомум гаскәрләр училищесын тәмамлаган. 2004 елга кадәр Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән. Атучылар батальоны командиры вазыйфасыннан хәрби хезмәттән киткән. 2017 елда ул Уфага килә. Шушында гаилә кора, улы туа. 2019 елда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына эшкә керә. Тәүдә министлыкның Юридик институтында эшли. Хәрби операция башланганнан соң, 2022 елның июнендә М. Шәйморатов исемендәге батальон төзелүе турында ишеткәч, Кораллы Көчләр сафына кайтырга карар итә. Аны батальон коман­диры­ның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенли­ләр. Шәйморатов батальоны белән Тоцкида хәрби әзерлек үтә. 1 сентябрьдә алар Донецк Халык Республикасына килеп төшә. “Байкал” былтыр сентябрь ахырында тәүге тапкыр яралана. Ноябрьдә сафка баса. Әмма 14 февральдә штурм вакытында ул янә яралана. Һәм бүгенге көнгә кадәр дәвалану үтә. Махсус хәрби опера­ция­дә катнашучы якташларыбыз турында сөйләгәндә, ул аларның кәефе яхшы булуын билгеләп үтте. “Рес­публиканың ярдәме нәтиҗә­сендә алар бар нәрсә белән тәэмин ителгән, тулысынча экипировкаланган. Квадрокоп­терлар, өстәмә техника, төнлә күрү приборлары буенча волонтерлар, республика ярдәмендә кытлык юк. Башка өлкәләр белән чагыштырганда, Башкортстаннан һәм Татарстанннан килгән батальоннар яхшы тәэмин ителә”, – диде ул. Хәрби техникага килгәндә, алар белән дә вакытында тәэмин ителгәннәр. Батальон көче белән зыян күргән техника ватылган машиналар җыю пунктына кадәр илтелә. Редакция хезмәткәрләрен “Байкал”ның Украина ягыннан ихтимал булган контр­һөҗүм турындагы фикере кызыксындырды. – Ул булачак. Зеленскийны моны эшләргә мәҗбүр итәчәкләр. Аналитиклар фи­керенчә, Украинага китерел­гән мондый сандагы һәм сыйфаттагы кораллар белән моңа кадәр бер генә армия дә сугыш алып бармаган. Аларда 600 төрдән артык өр-яңа корал бар. Дөньяның 50 иле Украина армиясен корал белән тәэмин итү өчен эшли. Әле самолетлар китерү турында сүзләр бара. Америка хөкүмәте әлегә үз самолетларын китерүгә каршы. (Соңрак Украинага F-16 истребительләре китерелүе турында билгеле булды – ред.) Безнең ПВО Украинаныкыннан күпкә көчлерәк. Алар бу самолетларда булган серләр безгә эләгер, дип курка. Ничек кенә булса да, алар июньдә украиннарны я Запорожье, я Кырым ягында контрһөҗүм ясарга мәҗбүр итәчәк. Безнекеләр дә вакытын юкка үткәрми. Днепрның сул ягында җитди оборона линиясе төзелгән. “Байкал”га “ЧВК Вагнер”га мөнәсәбәте турында да сорау бирелде. – Без алар белән турыдан-туры эшләмәдек. Ләкин безнең батальонда “Вагнер”­да хезмәт иткән кешеләр булды. Алар сугыш хәрәкәтләре үткәрү мәсьә­ләсендә яхшы әзерлекле. СВОга үзлә­ренең карашы бар. Алар мөстә­кыйльрәк, бурыч куелгач, башта киңәшләшә, тәкъдим­нәрен әйтә. Кайбер очракларда аларның тәкъдиме нәтиҗәлерәк була, – диде ул. Яугир хәрби һөнәр сайлавына үкенми. Ике тапкыр яралануы да кире армиягә кайтканына үкенеч тудырмаган. “Беренче тапкыр яраланганымны сизмәдем дә. Әйтәләр бит, үзеңнең ядрәң­не, минаңны ишетмисең, дип. Шартлау булды. Бәхетем бар икән: мина минем аша очып үтте. Без өч кеше идек. Кызганычка каршы, ике иптәшем һәлак булды. Миңа ярчык эләкте”. Позывнойларга килгәндә тәүдә һәр кешегә үзенә сайларга мөмкинлек бирелә икән. Дошманны ялгыштырыр өчен позывнойлар үзгәртелә, һәркемгә өстән килгәне бирелә ала. Алар кешенең холкы, милләте, яшәгән урыны, фамилиясе белән бәйле булырга мөм­кин. Бер подраз­делениедә бер төрле позывной булырга тиеш түгел. “Байкал” махсус хәрби операция 2025 елдан да иртәрәк тәмамланмас, дигән фикердә. Теге як контр­һөҗүмгә барса, җәен хәрби хәрәкәтләрдә сынылыш булачак. Я киләсе ел азагында, я 2025 ел башында ниндидер нәтиҗәләр көтәргә мөмкин. – Безнең илнең һөҗүмгә каршы тору мөмкинлеге бар. Вакытны юкка әрәм итмә­дек, оборона корылмаларын әзерләдек. Әле логистика үзәкләрен утка тотабыз. 9 майдан соң безнең яктан һөҗүмнәрнең саны да, сыйфаты да артты. Контрһө­җүмгә каршы торырлык көчебез һәм чараларыбыз җитәрлек. Бу безнең илгә каршы барган сугыш. Безгә каршы бөтен Европа диярлек көрәш алып бара. Америка, Бөек Британия, хәтта Корея сугыша. Без җиңәргә тиеш! – дип тәмамлады сүзен яугир.