Соңгы чорда районда спорт төрләре арасында футболның киң таралуында Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең яшь тренеры Денис Дәүләтҗановның өлеше зур. Бу җәһәттән шунысы да аеруча әһәмиятле – укытучы-остаз футболга кызларны да җәлеп итә алды. Команда Мирный, Коб-Покровка, Домбровка һәм Алексеевка авыллары мәктәпләре укучыларыннан тупланган, анда иң сәләтле яшьләр шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, яшь футболчылар белән максатлы эш алып барылу, даими күнекмәләр үткәрү үзенең матур гына нәтиҗәләрен дә бирде. Благовар кызларының мини-футбол командасы республика, зона ярышларында катнашып, призлы урыннар яулауга иреште. Әмма командага иң зур уңышны Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы беренчелегенә мини-футбол буенча Сибай шәһәрендә үткән ярышлар китерде. Благовар уенчылары ике очрашуда җиңде, бер уен беркемнең дә җиңмәве белән тәмамланды, бер уенда алар отылды. Нәтиҗәдә 54 район, 21 шәһәр командалары арасында благоварлылар бишенче урынны яулады. — Бу безнең өчен зур казаныш, — ди Благовар Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков. — Ни өчен дигәндә, команда яшь, аның ярышларда катнашу тәҗрибәсе дә аз. Әмма иң мөһиме – алдагы уңышларга нигез салынды. Хәзерге вакытта исә яңа ярышларга әзерлек бара. Благоварның футболчы кызлары яулаячак үрләр алда әле!