Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Шакировлар кунакка барырга чыккан...

Якташларыбыз Зөлфия Һәм Җәвит Шакировлар - күптән инде Казанда яшәсәләр дә, бездә һәрвакыт көтеп алынган кунак. Чакмагыш районындагы туган авылларына да тузан төшермиләр. Бу юлы Зифа Нагаевага кунакка барырга җыенганнар. Ә барысы да бер шигырьдән башланган.Җәвит социаль челтәргә хәләле белән бергә төшкән матур фото куйган. Ә анда Зөлфия ханым велосипед иярләгән. Шунда ук "Зөлфиягә" дигән шигырь дә бар:Минем бәхетемә генәБу дөньяга тугансың.Ярый башкаларга түгел,Миңа насыйп булгансың.Сине очратмасам, мин дәБәхетле булмас идем.Бәхетнең тәме барлыгынҮлсәм дә белмәс идем.Син тумасаң, бәлки, мин дәБу җиргә тумас идем.Туган булсам да бит синсезБәхетле булмас идем!Ярый туганмын әле…«Бигрәк матур шигырь. Зөлфия бу сүзләргә лаек», – дип язган Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева.Кая барулары белән кызыксынганнарга: «Капкагызны ачыгыз! Сезгә барырга чыктык», – дип җавап биргән Җәвит Шакиров.Зифа Вәли кызы моны үзенә алган, хәзер Толбазы юлына кадәр чыгып, Зөлфияне көтә, ди...