Көн тәртибендә - физик культура һәм спорт өлкәләренең санлы трансформациясе, профильле норматив базаны актуальләштерү, Паралимпия хәрәкәтен үстерү һәм спортка махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итү. Башкортстан Башлыгы үз чыгышында әлеге юнәлешләрдә эшләүнең актуаль бурычларын билгеләде. - Безнең өчен республикада спортны һәм физкультураны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөһим. Хәзер без спорт инфраструктурасын актив ныгытабыз. Соңгы елларда гына да без Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәген, Светлана Хоркина исемендәге гимнастика үзәген, ябык футбол манежын ачтык. Ишкәкле слалом комплексы, Көрәш сарае һәм Фехтование үзәге төзелешен дәвам итәбез. Русия Хөкүмәтенә төзелешләребезгә, Ишкәкле слалом комплексының 2нче чиратын төзүгә, республикада Олимпия резервы училищесын булдыру проектына финанс ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе адаптив спортны үстерү темасына аерым игътибар бирде. Барлыгы республикада 248 меңн
Физик культура һәм спортны үстерү советы яңа бурычлар билгеләде
2 июня 20232 июн 2023
1 мин