Александр Павлович төбәк педагоглары арасында легендар шәхесләрнең берсе. Аны Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп, илдәге иң югары сугышчан бүләккә лаек булган яугир итеп кенә түгел, район мәктәпләрендә 40 елдан артык биология һәм география дәресләрен алып барган бай тәҗрибәле укытучы итеп тә беләләр. Шуңа да бу чараны укучыларның көтеп алуы табигый, нәтиҗәдә фәнни тикшеренүчеләр конкурсында катнашырга теләүчеләр саны да арта. Иҗади конкурсның тематикасы киң: укучылар яраткан укытучылары, волонтерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында иншалар язган, рәсемнәр һәм видеосюжетлар төшергән. Чараның беренче этабына 400гә якын фәнни хезмәт килгән. Ә иҗади бәйгедә Әлшәйдән генә дә 21 мәктәп катнашкан. Моннан тыш, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк, Илеш, Краснокама, Уфа һәм Стәрлетамак районнары вәкилләре осталыкта көч сынашкан. А. П. Фролов укуларына әзерлек барышында гимназиядә дә күләмле эш башкарылган, атап әйткәндә, “Хәтер йолдызчыклары” дип исемләнгән тикшеренү чарасы кысаларында уку