Көн тәртибендә - адаптив спортны үстерү, Башкортстанда паралимпиячеләр катнашлыгында төрле дәрәҗәдәге ярышларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре. Русиянең Паралимпия комитеты башкарма комитеты рәисе төбәк җитәкчелегенә адаптив спортны үстерүнең актуаль мәсьәләләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Павел Рожков ассызыклаганча, Башкортстан - илнең Паралимпия җыелма командасы өчен терәк регион. - Без Паралимпия комитеты һәм профильле федерацияләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Гомумән алганда, адаптив спортка зур игътибар бирәбез. Уртак тырышлык белән без сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүенә ирешә алдык. Моның өчен шартлар республиканың барлык муниципалитетларында да диярлек булдырылды. Иң мөһиме - без Паралимпия спорты үсешенә, барыннан да элек, максатлы күрсәткечләрдән генә түгел, ә кешеләрнең сәламәтлеге күзлегеннән дә карыйбыз, - диде Радий Хәбиров. Әйтик, агымдагы елның июлендә Башкортстанда ишетү сәләте бозылган спо
Башкортстанда спорт чаралары һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә уза
2 июня 20232 июн 2023
2
1 мин