Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Яңа бизнес-идеядән файдаланып калыгыз

Ул "Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә биологик актив өстәмәләрнең югары технологияле һәм импортны алмаштыручы производствосын булдыруны күздә тота. Проектның бюджеты 226,8 млн сум тәшкил итәчәк, 38 эш урыны булдыру мөмкинлеге булачак. - Бүген БАД җитештерү өлкәсе актив үсеш ала. Элек җитештерүчеләрнең шактый өлеше импорт компанияләре булган. Хәзер аларның кайберләре Русия базарыннан киткәч, ил предприятиеләренең бу урынны биләү һәм, төрле дәүләт ярдәме чараларын кулланып, проектны уңышлы тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде. Ә предприятиене «Алга»да урнаштырып, инвестор салым ставкаларын киметү мөмкинлегеннән, тизләтелгән амортизациядән, аренда ташламаларыннан файдалана алачак, - диде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. Инвестиция тәкъдименең төп блокларының берсе - проектның нәтиҗәлелеге турында тулы мәгълүматны күрсәтүче финанс күрсәткечләре. Алдан исәпләүләр буенча, проект биш елда үзен аклаячак. Бизнес-тәкъдим белән Үсеш корпорациясе сайтындагы «Бизнес-кейслар» бүлегендә танышырга мөмкин. Шулай ук ведомство белгечләре тарафыннан икътисадның төрле өлкәләре өчен эшләнгән барлык бизнес-кейслар да Башкортстанның Инвестиция порталында урнаштырылган. Монда килүчеләргә төбәкнең инвестиция картасы да бар, аның ярдәмендә инвесторлар үз бизнесларын урнаштыру өчен уңайлы мәйданчык сайлый ала.