Көн тәртибендә - ЛДПРның Башкортстан бүлеге эшчәнлеге һәм булачак электораль циклга әзерлек барышы мәсьәләләре. Радий Хәбиров, партиянең зшчәнлеге һәрвакыт патриотизмга һәм милли мәнфәгатьләрне яклауга нигезләнә, дип ассызыклады. – Без һәрвакыт илебез үсешенең стратегик мәсьәләләре буенча уртак тел табабыз, - диде Радий Хәбиров. - Республикада бик көчле төбәк бүлекчәсе эшли. Иван Сухарев - Дәүләт думасында республика һәм ЛДПР партиясе вәкиле, нәтиҗәле эшләүче депутат булып тора. Гомумән, без илебезне һәм республикабызны үстерү мәсьәләләрендә бергәләп эш итәбез. Халыкара эшләр буенча парламент комитеты рәисе Уфага эш сәфәре белән килде, аның кысаларында партия активы белән очрашулар, югары уку йортларында тематик лекцияләр һәм берничә предприятиедә булу планлаштырыла. - Башкортстан белән мин һәрвакыт кызыксындым. Монда күп тапкыр булдым. Республиканың зур потенциалы – индустриаль, авыл хуҗалыгы, – дип белдерде Леонид Слуцкий. - Русиягә карата берничә мең тышкы санкция кертелүгә карамаст