Агыйделне кичеп, сукмактан өскә күтәреләбез. Аста тирә-якны биек-биек кыялар белән уратып алган искитәрлек зур, тирән чокыр ачыла. Агачларга тотынып, сукмактагы зур-зур ташларны урап үтеп, аска төшәбез, мәгарәгә якынлашабыз.МәгарәӘнә, авызын зур итеп ачкан аҗдаһа кебек кабып йотам сезне дигәндәй, тип-тигез кыялар астында мәгарәгә керү урыны. Әле без тирәнлеге 20-25 метрлы чокыр төбендә. Алда бик күп ташлар. Аларга тотынып, мәгарәгә керә башлыйбыз. Салкынлык шундук сизелә. Өстән катлам-катлам ташлар килеп төшәрдәй кебек. Шулай да кызыксыну көчлерәк. Авызының киңлеге 15-20 метр булса, тагы шул кадәр тирәнлеккә төшәбез.Әкият дөньясы. Бу матурлыкка сокланып, тып-тын басып торабыз.Бик зур зал. Өстән төшкән яктылык җитми. Идәннән түшәмгә кадәр 30 метр озынлыктагы боз баганалары каршылый. Аларны кочаклап исәнләшәбез. Бик матур алар. Колач җитмәслек юанлыкта. Алар тирәсендә, мәгарәнең идәнендә — дистәләгән сталагмитлар. Беләк юанлыгында метр-метр ярым озынлыктагы бозлар. Әкияттәге гномнар кебек өстән тамган тамчылардан барлыкка килгәннәр.Сул якта бәләкәй генә күл. Фонарь яктысында төбе күренеп тора. Мәгарәдән чыккач, шул су белән чәй эчтек – бик тәмле.Мәгарәгә төшкән саен бер вакыйга хәтергә килә. Яшь чак – кызу чак, дигәндәй, зур залның стенасында гәүдә сыярлык урын таптым да шунда кереп киттем. Борылышлар күп, сукмак тармаклана башлады: турыга, сулга, уңга китә. Кайсыннан киткәнмендер – адаштым. Дию пәрие булып кычкырсаң да, беркем ишетмәс. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, фонарь да сүнде. Шушы салкын ташлар арасында мәңгелек йортны табасы килми. Элек картлар әйткәне искә төште. Кесәдән кәгазьләр таптым, шырпы да бар – яндырдым. Ялкыны бер якка ятты. Һава кергән юнәлештә атлый башладым. Чыгу юлы бик озак булып тоелды. Ташларга тотына-тотына зур залга килеп чыктым. “Ходай бар ул”, — дидем. Нишләптер без авыр вакытларда гына Ходай Тәгаләне искә төшерәбез. Ул һәрвакыт безнең күңелләрдә булырга тиеш.Монысы яшь чакта. Ә бүген инде зал буйлап алга атлыйбыз. Аяк астында бик зур ташлар ята – мәгарә җайлап җимерелә. 200 метрлап атлагач, каршыда стена күренде. Анда — бөтен мәгарә киңлегенә (30 метрлап) зур күл. Таш ташлыйбыз, төбенә тиз генә төшеп җитә алмый – тирән.Без 5-7нче сыйныфларда укыганда кышын да, җәен дә малайлар белән, 6 чакрым юл үтеп, шушы табигать матурлыгын күрергә килә идек. Истә: ул вакытта күл юк, ә зур зал бик еракка китә иде. Борынгылар әйтеп калдырган: шушы мәгарә буйлап Уфага кадәр атлар белән барып булган.Исемдә, мәгарә җимерелмәгән иде әле, бөтен зал буйлап аяк астында сөякләр. Бик зурлары да бар. Борынгы кешеләр яшәгән монда. Сунардан алып кайткан табышларын пешереп ашаганнар, күрәсең.Икенчедән, җанварлардан качкан боланнар, пошилар мәгарә чокырына сикергәннәр, залга кергәннәр. Куып килгәннәре дә, алардан качып барганнары да кире чыга алмый, шунда үлеп калганнар.Борынгы кешенеке микән, беренче килгәндә баш сөяге таптык. Тотып та карадык. Аны стена буена ташлар белән кадерләп күмеп куйдык....Мәгарәнең матурлыгын фотога төшереп, саубуллашып якты дөньяга чыгабыз. “Исәнме, кояш! Сәлам, горур кыялар! Без сезгә тагын да килербез”.ТауМәгарәдән чыккач, төньякка таба сукмак буйлап Хан тавына менәбез. Урман эченнән озак атларга туры килә. Шулай да менеп җиттек. Ул тауга барып җиткәнче борынгы каберлекләрне үтәбез. Менә Хан тавы. Өсте – зур тигезлек, ул еракларга сузыла. Көньяктан бик текә булып тау Иделгә аякларын юарга төшкән кебек. Ямьле Агыйдел текә кыяларны кочып, бормаланып аккан урын ул. Саф сулы Инҗәр бәләкәй абыйсы Симгә кушылып, икәүләп олы апалары Агыйделгә килеп сыеналар монда.Мәңгелек ул тау. Мин дөнья сакчысы дигән кебек, усал җилләргә, давылларга, дошманнарга бирешмәгән. Тау башыннан Шәрәй, Акташ, Сахай, Бельский гына түгел, Кырмыскалы, Прибельский авыллары да уч төбендәге кебек күренә. Шушы тау башында 4-6 гасырларда (1500 ел элек) хан ыруы яшәгән. Сунарчылык, иген үстерү, җиләк-җимеш җыю – аларның көндәлек хезмәте булган. Тирә-якта дошманнар да күп булган. Шуның өчен ир затларына кулларына бик еш сугыш кораллары алырга туры килгән.Азыкларын, сугыш коралларын мәгарәдә саклаганнар. Тән яраларын да мәгарәдә дәвалаганнар. Анда еллар буе салкын – микроблар юк.Ханнарның хуҗалыгы көчле булган. Дөнья көтәр өчен барысын да үзләре әзерләгәннәр. Шулай да, дөньяда бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Көннәрдән бер көнне Хан кабиләсенә дошманнар һөҗүм иткән – көчле сугыш чыккан. Ике яктан да югалтулар күп булган. Ханның гаскәре җиңгән. Үлгәннәрне күмеп, исән калганнары бар мөлкәтен җыеп, бу таудан киткәннәр. Кайсы якларга, ничек? Тарих бу хакта бернәрсә дә сөйләми....40 ел элек җәй көне мәгарәгә бардык, тауга күтәрелдек. Каберлекләрдә археологлар эшли. Без дә карап тордык. Каберләр тирән түгел. Өчәр кат кеше сөякләре. Балалар, хатын-кызлар, ир атлар. Археологлар әйтүенчә, бик ашыгыч күмгәннәр. Күбесенең сөякләре арасында ук очлары, хәнҗәр, кылыч саплары (алар черемәгән, бронза, көмеш, алтыннан эшләнгән). Төрле матур ташлардан эшләнгән хатын-кызлар беләзекләре, муенсалар сакланган. Шунда ук матур итеп эшләнгән каеш башлары. Соңгы сугыштан элегрәк күмелгән кешеләрнең баш очында балчыктан яндырып эшләнгән савытлар.Шулай да бер кабер башкалардан аерылып тора. Бик зур, тирән итеп чокылган. Хан кабере, диде археологлар. Баш очында алтын-көмеш савытлар, төрле сугыш коралларының череми калган өлешләре. Матур кыйммәтле ташлар белән бизәлгән каеш башы. Нинди металлдан ясалгандыр, ялтырап торган очлы баш киеме. Шунда ук хатын-кызлар сөякләре тезеп салынган. Ат сөякләре дә бар. Йоласы шулай булган: ул заманнарда ханнарны яраткан хатыннары, яраткан атлары, кораллары белән бергә күмгәннәр.Хан тавында басып торабыз. Аста, еракларда матур дөньяның иге-чиге юк кебек. Чынлап та, бу тауда үзеңне бөек хан итеп тоясың.(Хан тавы һәм Хан мәгарәсе Кырмыскалы һәм Иглин районнары чигендә урнашкан). Флюр Хисамов.
Агыйделне кичеп, сукмактан өскә күтәреләбез. Аста тирә-якны биек-биек кыялар белән уратып алган искитәрлек зур, тирән чокыр ачыла. Агачларга тотынып, сукмактагы зур-зур ташларны урап үтеп, аска төшәбез, мәгарәгә якынлашабыз.МәгарәӘнә, авызын зур итеп ачкан аҗдаһа кебек кабып йотам сезне дигәндәй, тип-тигез кыялар астында мәгарәгә керү урыны. Әле без тирәнлеге 20-25 метрлы чокыр төбендә. Алда бик күп ташлар. Аларга тотынып, мәгарәгә керә башлыйбыз. Салкынлык шундук сизелә. Өстән катлам-катлам ташлар килеп төшәрдәй кебек. Шулай да кызыксыну көчлерәк. Авызының киңлеге 15-20 метр булса, тагы шул кадәр тирәнлеккә төшәбез.Әкият дөньясы. Бу матурлыкка сокланып, тып-тын басып торабыз.Бик зур зал. Өстән төшкән яктылык җитми. Идәннән түшәмгә кадәр 30 метр озынлыктагы боз баганалары каршылый. Аларны кочаклап исәнләшәбез. Бик матур алар. Колач җитмәслек юанлыкта. Алар тирәсендә, мәгарәнең идәнендә — дистәләгән сталагмитлар. Беләк юанлыгында метр-метр ярым озынлыктагы бозлар. Әкияттәге гном