"Алтын - таш, юа - аш" дип юкка гына әйтмәгән ата-бабаларыбыз. Озын-озак кыштан соң урман-яланнарга чыгып, юа җыйганнар, аны ашап, язгы авитаминоз белән авырулардан котыла торган булганнар. Хәзер инде витаминнарга кытлык кичермибез, ә менә ата-бабаларыбызның йолаларын сакларга, аларга хөрмәт белән карарга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Шундый изге ният белән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Ярмәкәй районы бүлекчәсе “Юа җыю” йоласын күрсәтте.Кыр суганын яшьләр таныймы?Язгы чорда, чәчү төгәлләнеп, печән чабу эшләренә кадәр татар халкында Юа җыены үткәрелгән. Якын-тирәдә урнашкан авыллар халкы бер-берсен кунакка чакырышып, аны чиратлап бәйрәм иткән. Менә шундый, беренче карашка, гади генә булган юа җыю күренешен ярмәкәйлеләр ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган күркәм тамаша буларак тәкъдим итте. Җыр-биюләр, такмаклар, уеннар, тапкыр мәкаль-әйтемнәр ярдәмендә гүзәл сәхнә тамашасына әйләндереп, татар халкының ихласлыгын, осталыгын, зирәклеген дә ачып салдылар.Юа, һәр үлән кебек, кояш җылысын һәм дымны ярата. Өлкәннәр аның кайда үсүен белеп торган. Менә Ярмәкәйдә дә олысы-кечесе юа үскән акланга юлланды. Гадәттә, юаны яңгырлар чорында җыйганнар, мондый вакытта ул ишелеп үскән. Менә бу көнне табигать тә, оештыручыларның әлеге тамашаны әзерләгәндә һәрбер нечкәлеккә игътибар итүен тоепмы, әллә инде балаларга йолаларыбызны күрсәтүнең изге эш булуына рәхмәтен җиткерепме, җылы яңгырын җибәрде. Юк, бер зыянлы булмады ул, сибәләп алганнан соң янә күктә кояш балкыды. Һәм акланда балаларга рәхәтләнеп уйнарга, җырларга, биергә мөмкинлек бирде.Безнең халык һәрвакыт эш өстендә булган. Шул ук вакытта тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял да итә белгән. Кунак булып килгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи-тоз, якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгән алар. Әлеге чара да шуның ачык мисалы булды һәм уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барды....Еракта талгын гына гармун тавышы ишетелә. Кулларына казан, самавыр тоткан әби-бабайлар килеп керә. Язгы үләнгә исән-имин басуларына шатланалар. Табигать күренешләренә карап, алдагы елга, булачак уңышка бәйле фаразларын әйтәләр. Менә акланга ял итеп алырга якын-тирә авыллар халкы җыела. Шул арада казан асалар, самавырларын куеп җибәрәләр. Бер тарыдан аш пешми, өлкәннәр балаларны юа җыярга җибәрә. Ләкин алар баш калкыткан төрле чәчәк-үләннәрне җыеп алып киләләр. Болай булмый, өйрәтергә кирәк. Бәләкәй чакта: “Юа бабай, чык-чык, эт өрә, бүре килә, сарыкларыңны ашап бетерә!” — дип такмаклап эзли торган идек, сез дә шулай итеп карагыз әле, дип әйтүгә, балалар бу сүзләрне кабатлый-кабатлый, яланны яңгыратып юа эзли башлый. Язган ризык тешеңне сындырып керер, диләр. Менә балалар да кочак-кочак юа җыеп алып киләләр. Аш пешкәнче, олысы-кечесе борынгы уеннарны уйнап, җыр-биюләр башкарып күңел ачты.Яшь буынны онытылып барган йола белән таныштырудан тыш, тәрбияви яктан да бик әһәмиятле чара булды бу, шул ук вакытта буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыру ягыннан да бик уңышлы килеп чыкты.Мәдәни мохит кайнап тора!Чараның беренче өлеше табигать кочагында үтсә, аннары ул район Мәдәният сараенда дәвам итте. Мәдәният учагының фойесында кунаклар игътибарына “Ак калфак”ның төрле авыллардагы бүлекчәләре әгъзаларының кул эшләре, милли ашлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.Районда бүген иҗтимагый оешманың Ярмәкәй, Суккул, Усман-Ташлы авылларында өч бүлекчәсе уңышлы эшчәнлек алып бара. Һәрберсе вокал һәм фольклор ансамбльләрен дә оештырганнар. “Ак калфак”, “Сердәшләр”, “Гөлләр”, “Чулпан” ансамбльләренең чагу чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Чараны алып баручы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Ханнанова сәхнәдә чыгыш ясаучыларның һәммәсе белән якыннан таныштырып барды. Мондагы бәйрәмнәрнең берсе дә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Рәис Ханнанов җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбленнән башка узмый. Һәр чараның чагу бизәге алар. Әйткәндәй, агымдагы ел алар өчен бик уңышлы булган. Шулай, “Ык буе” төбәкара фестивалендә Гран-при яуласалар, “Ике аккош” бөтенрусия музыкаль бәйгесендә тальян гармун алуга сертификат белән бүләкләнгәннәр.Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, “Ак калфак”лыларның бик күркәм йоласы бар: алар, безнең халыкка хас булганча, һәрвакыт үзләрендә узган бәйрәмнәргә күршеләрен дә чакыра. Әлеге чарага республикабызның төрле районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, шулай ук ут күршеләр – Татарстанның Баулы районы вәкилләре килде һәм әлеге бәйрәмнән уңай тәэссоратлар, күңел күтәренкелеге, тагын да илһамланып эшләргә көч-дәрт алып кайтты.Чынлап та, чараны уздыруга зур хезмәт куйган Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар, алар җитәкчелегендәге коллективлар, күрше авыллардан килгән ансамбльләрнең һәм җырчыларның, урындагы мәктәп укучыларының чыгышлары күңелләрдә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Рәхмәт йөзеннән чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина Рәхмәт хатлары тапшырды.“Ак калфак” – рухиятебезне агарта!Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина исеменә дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Татар хатын-кызларын берләштерүче шундый оешма булуы зур әһәмияткә ия. Нинди генә чаралар үткәрмиләр дә, нинди генә борынгы йолаларны тергезеп, яшь буынга күрсәтмиләр. Шунысы да мөһим: алар үз җирлегендәге гореф-гадәтләрне, йолаларны тергезеп, сәхнәләштерә, шул ук вакытта алар һәрберсе үзенчәлекле, берсен-берсе кабатламыйлар да.Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле, кешеләр бер-берсе белән аралашмый, очрашмый, туган-тумачаларын белмиләр, дип биредә беркем дә әйтмәс. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезнең, йола, гореф-гадәтләребезнең тергезелеп, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлавына әлеге чараны тамаша кылырга килгән өлкән буын вәкилләре дә шатлыкларын яшерми. Милли бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итте, күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты, ди алар. Әйе, бәйрәмнәребезнең чын асылы, үзенчәлекләре бар тулылыгында әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә, авылларыбызда безгә аларны түкми-чәчми җиткерүче өлкәннәребез һәм алар сөйләгәнне энәсеннән-җебенә кадәр халыкка чыгаручы “Ак калфак” кебек оешмаларыбыз бар!Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.