Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы - сыйфатлы белем бирү формуласы

Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы – Башкортстанның көньягында иң эре белем бирү, фән һәм инновацияләр үзәге. Аның өстенлекле бурычы – эш процессын грамоталы оештыра һәм яңалыкларга өйрәнә алган профессионалларны әзерләү. Заманча университетның 8 уку корпусында 8 факультет (математика һәм мәгълүмати технологияләр, табигый фәннәр, икътисад, юридик, тарих, филология, башкорт һәм төрки филология, педагогика һәм психология факультетлары), физик культура һәм сәламәтлек саклау технологияләре кафедрасы һәм колледж урнашкан. Фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнүгә «Санлы белем бирү технологияләре» фәнни-белем бирү үзәге, «Кайнау ноктасы» проектлар белән идарә итү үзәге, яңача җиһазландырылган китапханәләр, лабораторияләр ярдәм итә. Университет киләчәккә ышаныч белән карый һәм шуңа күрә уку процессына инновацияләр кертә. Без абитуриентларга «Ясалма интеллект һәм мәгълүмат анализы», «Компьютер системалары хәвефсезлеге», «Медицина физикасы», «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү», «Журналистика» һәм башка бик күп кирәкле укыту программаларын тәкъдим итәбез. Чит шәһәрләрдән килгән барлык студентларга (уку төре нинди булуга карамастан) тулай торакларда урыннар бирелә. УФТУның Стәрлетамак филиалына керү шартларын рәсми сайтта яки түбәндәге телефоннар аша белешергә мөмкин +7 (3473) 43-46-63, +7 (917) 401-15-00. Безнең адрес: Стәрлетамак шәһәре, Ленин проспекты, 49, 107нче бүлмә. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы – сезнең уңышның нигезе! 2VtzqvfAvYi