Бүздәк районында яшәп, социаль челтәрне авыл тормышы, мал-туар, кош-корт, эте, песиләре турындагы видеолары белән яулады бу егет. Маэмаен атка атландырып йөртсенме, атаказын сугыштырсынмы, казларын биетсенме... Әллә ниләр белән көлдерә! Авылны сагынган шәһәрлеләр дә, шул тормышта кайнап яшәгән авыл кешеләре дә үз итте Айдарны. Чибәр дә үзе, чукынчык!Шунысы бар, 30 яшькә җитте, һаман өйләнергә уйламый. Иде! Шушы көннәрдә ул сөйгәне Аделинага тәкъдим ясаган. Шунда ук бу хакта берничә видео да төшергән. Берсендә ул бу хакта атлар эчерергә барганда сөйли. "Мин тәкъдим ясадым дуслар, күрегез, хәтта иренем ярылып чыкты!" - диде. Урысларның "А губа не треснет?" гыйбарәсенә ымлады булса кирәк.Ә тагын бер видеосыннан күренгәнчә, ул сөйгәненең күзен яулык белән бәйләп, кызыл келәмнән вертолет янына алып килгән һәм чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк иткән.«Бу көн килеп җитте», – дип язган шунда ук кияү кочагындагы кәләш.Бәхетле көннән тагын да бәхетлерәк тормыш башлансын, яшьләр! Бу хакта да язмалар