Аллы-гөлле төсләр беләнКилдеңме, июнь? Уз, рәхим ит, нурың өләш,Күңелгә сыен,Җәйне көткән йөрәкләрнеңНазына коен. Җәй башында, и, талпынаКүбәләк-күңел...Җәйләр һич тә бер мизгелдәҮтәрдәй түгел..Җәй җылысы йөрәкләрдәнКитәрдәй түгел... Ни дисәң дә, җәй — җәй инде,Җилкетә җанны.Җылы, нурлы, гөл-чәчәкле —Кем сөймәс аны?...Бик күп булсын гомеркәйдәҖәйләрнең саны... Ләйсән Якупова. Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар 1 – Халыкара балаларны яклау көне.5 – Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне.6 – Бөек урыс шагыйре А. С. Пушкинның туган көне.8 – Халыкара журналистлар оешмасы төзелгән көн;Социаль хезмәткәрләр көне.10 – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловага – 85 яшь;әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Зәйтүнә Шәриповага – 75 яшь.12 – Русия көне;Уфа шәһәре көне.14 – Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне.16 – милли батыр Салават Юлаевның туган көне;– шагыйрь, филология фәннәре докторы Гыйлемдар Рамазановның тууына 100 ел.17 – Мәдәният хезмәткәрләре көне.20 – Күренекле драматург Наил Гаетбаевка – 75 яшь.22 – Хәтер һәм кайгы көне.24 – Язучы Гөлнур Якуповага – 75 яшь.27 – Яшьләр көне.28 – Корбан гаете.