Җәмгыятебез дөньядагы сәяси хәлләргә бәйсез рәвештә тирән үзгәрешләр кичерә. Сүзем техника казанышлары турында түгел. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, әхлак-тәрбия мәсьәләләре хакында. Галимнәрнең ясалма интеллектка ия робот уйлап чыгаруы да сагайта. Алар кайбер мәсьәләләрдә кешегә караганда да “акыллырак” фикер йөртә, уйлый белә икән. Киләчәктә башлы, әмма җансыз акыл ияләренең планета халкын үзенә буйсындыруы да ихтимал, дигән фаразлар да ишетелә. Әмма безнең аларга каршы торырдай көчебез, акылыбыз җитәрме? Чөнки Җир кешеләренең үзләренең дә дөньяви тормыш кануннарын бозып яшәргә теләве күзәтелә.Әлеге сөйләшүгә “куен дәфтәремдә” теркәлгән бер мәкаль сәбәпче булды. Язмамдагы төп фикер дә шушы көнчыгыш халкының акыллы мәкаленә тәңгәл килә.“Дошманыңны җиңәргә уйласаң — аның балаларын тәрбиялә”, — дигән мәкаль ул. Никадәрле көчле һәм бик төгәл әйтелгән сүзләр! Совет заманында гаилә, мәктәп һәм дә әби-бабаларыбыз тәрбиясе алып үскән балалар кинәт күбрәк урам тәрбиясе корбанына әверелеп бара кебек. Әлбәттә, бөек илебез таркалып, яңа Русиянең дәүләтчелеге ныгып өлгермәгән чорларда тамыр җәя башлаган иде ул куркыныч. Хәзер генә барысы да аңлашыла кебек. Ә ул чагында дошманнарыбыз үзләренең “кара эшләр”ен балаларыбызны көнбатыш рухында тәрбияләргә өйрәтүдән, мәктәпләргә йогынтысыннан башлады. АКШ миллиардеры Соросны хәтерлисезме? Әйткәндәй, күптән түгел генә, 100 яше тулганны көтмичә якты дөньядан китеп барды. Аның дөнья буйлап таралган хәйрия фондлары мәктәп программаларына демократик рухтагы яңалыкларны кертә башлады. Русиядә дә аның реформалары тирән тамыр җәеп өлгерде. Язманы матбугатка әзерләгәндә шундый мәгълүматларга тап булдым. Русиянең ул чактагы мәгариф министры Евгений Ткаченко тәкъдиме белән илдә берничә ел эчендә генә Сорос хезмәтләренә таянып язылган 300 китап һәм уку әсбабы нәшер ителә һәм шуның 24е илебездәге мәктәпләргә уку программасына кертелә. Шунысы да мәгълүм: бары тик тарих буенча гына 80нән артык төрле уку әсбабы әзерләнеп таратыла. Туксанынчы елларда мәктәптә белем алучы балаларга шул рәвешле илебез тарихын бозып кына түгел, ә дөнья тарихын АКШ миллиардеры Сорос күзлегеннән чыгып әзерләнгән китаплар аша укыттылар. Гаҗәп түгелмени: китапларда хәтта Бөек Ватан сугышы һәм анда СССРның фашистик Германияне җиңүе турында мәгълүмат та юк. Балаларыбыз Сталинград, Курск өчен барган хәлиткеч сугышлар турында да белми. Бәхеткә, балаларыбызны “демократик” җәмгыятьтә тәрбияләргә маташу да, гасырлар дәвамында формалашкан яшәеш кануннарын җимерергә тырышу да барып чыкмады. Хәзер билгеле, Сорос галимнәре язган китаплар уку программаларыннан алынды. Югарыда телгә алынган көнчыгыш мәкалендәгечә барып чыкмады.Өлкәннәр тарафыннан еш кына: “Элек безне мәктәптә икенчерәк тәртип белән тәрбиялиләр иде. Педагог белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләр дә өйдәге әти-әни белән бала кебек булды. Укытучының абруе кимеде, балаларыбыз да ничектер шәфкатьсезрәк тәрбияләнә кебек”, дигән сүзләр ишетелә. Хөрмәтле һөнәр ияләренең олы исеменә дә, аларның тынгысыз хезмәтенә дә шик белдерәсем килми. Әмма, ирексездән шундый сорау туа: мәктәптәге балаларга белем бирүче педагогларның хәтсезе шул Сорос әсбаплары аша белем алган һөнәр ияләре түгелме соң? Илдәге белем бирү учреждениеләрендә 1,2 миллионнан күбрәк педагог эшли. Әлеге һөнәр ияләре 200 чамасы югары уку йортында әзерләнә. Ә, бәлки, мәгариф системасындагы кимчелекләр һаман да Сорос йогынтысыннан арына алмавыбызның нәтиҗәседер? Дөрес, гаилә тәрбиясе дә җитенкерәми кебек. Мин һич тә балаларыбызны начар юлда яисә кешелексез, дип әйтергә теләмим. Күпләребезнең нәнәй-картәтиләр белән үсмәве һәм аларның акыл хәзинәсеннән мәхрүм калуы да борчый. Бәлки, ата-ана җылысы да җитми торгандыр. Дөнья куабыз. Эш күп. Балаларыбызның ничек укуы белән кызыксынырга да вакыт тапмыйбыз. “Бала – гаилә көзгесе”, дигән гыйбарәне онытып җибәрмәсәк иде. Югыйсә, адәм баласының күңелендәге изгелек тә, яманлык та гаиләдә тамыр җәя бит.Ни гаҗәп, инде гаилә корып, зур тормыш юлына баскан яшь парлар да традицион кыйммәтләр белән исәпләшми. Ихтимал, илдә сабыйлар туу күрсәткеченең кимүе дә шуңа бәйледер.“Гаиләдә бер яисә ике бала тәрбияләп үстерү дә артыгы белән. Аларны үстерәсе, кеше итәсе, укытасы да бар бит әле”, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Югыйсә, элегрәк гаиләдә күп бала тәрбияләү олы куаныч һәм горурлык иде бит. Элгәре “Һәр бала үз ризыгы белән туа”, дип әйтәләр иде.Уйлануларымның әйтәсе килгән төп фикердән бераз читләшүемнең дә сәбәбе бар. Эш шунда, киләсе еллардан мәктәп программасына“Семьеведение” дигән яңа дәрес кертелүе көтелә. Дәүләт думасында әлеге мәсьәләләрне өйрәнүче эшче төркем дә оештырылды. Яңа фән моңа кадәр укытылган төрдәшләреннән шуның белән аерыла: дәреслектә гаилә тормышының әхлакый нигезләре бәян ителәчәк. Закон чыгаручыларның бу проблеманы зур трибунага чыгаруы аңлашыла. Алар мәктәп һәм хезмәт тәрбиясендә үсмерләрне гаилә коруга әзерләү мәсьәләләренә җитди игътибар бирү кирәклегенә басым ясый. Гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле проблема аеруча кискен тора. 2022 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, илдәге һәр өч никахка ике аерылышу туры килгән, шуларның яртысы — өйләнешүнең беренче биш елында. Баланы әтисе яисә әнисе генә ялгызы тәрбияләгән гаиләләр 38 процентка җиткән. Белгечләр бик күңелсез нәтиҗә ясый: соңгы 30 елда гаилә кыйммәтләренең бәясе бөтенләй төшкән. — Кызганыч хәл һаман дәвам итә: җәмгыятебездә никах һәм гаилә коруның традицион нигезләре җимерелә, ир һәм хатын берлеге, әти-әни булу горурлыгы сүнә. Иртә җенси мөнәсәбәт, никахлашмый гына ир һәм хатын булып бергә яшәү, яшь гаиләләрнең еш таркалуы илнең социаль яшәеш нигезләренә куркыныч тудыра, — ди Дәүләт думасында оештырылган югарыда телгә алынган эшче төркем рәисе, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы Татьяна Ларионова.Тәрбия мәсьәләсендә бераз соңгарак калмадык микән? Бәлки, “Ну, погоди!”, “Красная шапочка” кебек мультфильмнарда тәрбияләнеп үскән балалар көнбатыш илләр фильмы герое А. Шварценеггерга охшарга тырышкан вакытта ук “буржуйлар идеологиясе”нә чик куярга кирәк булгандыр? Әгәр Сорос әсбапларын укытуны әлегә кадәр дәвам иткән булсак, ихтимал, безнең илдә дә балага үз җенесен кече яшьтән үк үзгәртү хокукын яклап чыгарлар иде. Күптән түгел көнбатыш илләренең берсендә бу “пычраклык”ны яклаучы закон кабул ителде. Нинди куркыныч һәм әшәке хәл! АКШта, көнбатыш илләрендә традицион булмаган кыйммәтләрнең чәчәк атуы, минемчә, йогышлы коронавирус чиреннән дә яманрак. Ил тарихындагы элекке яшәеш кыйммәтләребезгә кайтсак иде. Бәлки, тәрбия мәсьәләләрен дә “заманчарак”ка көйләргә кирәктер? Югыйсә, әлеге законнар буенча әти-әнисе рөхсәтеннән башка мәктәптә балаларны хезмәткә дә җәлеп итәргә ярамый. Ә инде үзең утырган партадагы тузанны сөрттерү яисә дәрес тәмамлангач, тактаны укучыдан юдыру бала хокукын бозу буларак кабул ителә.Хәтеремдә, IV-V сыйныфларда укыганда ук безне мәктәп яны бакчасына түтәл казырга, участокны чүп-чардан чистартырга алып чыгалар иде. “Игътибарлы булыгыз, чәчкәләрне ничек үстерергә, тәрбияләргә дә өйрәнегез”, — ди торган иде яраткан педагогыбыз, Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, мәрхүм Фәһимә апа Мусина. Әле дә туган мәктәбем янәшәсеннән сокланып үтәм. Нинди матур, мул җимешле булып үскән анда без тәрбия-ләгән алма, чия, башка җимеш агачлары. Балагызны эшкә өйрәтимме, дип, бер генә укытучының да аларның әти-әнисе рөхсәтен сораганы булмады. Мәктәптә хезмәт тәрбиясе алып эшкә өйрәнгән бала, минемчә, үз ихатасына кайткач та әти-әнисенә ярдәм итәчәк. Менә шундый тәрбия җитми кебек бүген мәктәпләрдә. Мәктәп кенә түгел, элек тормыш үзе дә матурлыкка өйрәтә иде. Яраткан китап геройлары, фильмнар аша фәһем, тәрбия алдык. Ә хәзер яшь чибәр кызның 70 яшьлек бабайга кияүгә чыгуы да табигый күренә. Билгеле, яшерен хисләр, мәхәббәт түгел, мондый җилбәзәк кызларны байлык, җиңел, рәхәт тормыш ымсындыра торгандыр. Бу хәлгә көнләшеп караган ахирәтләре дә кызганыч, билләһи. Әгәр мәктәпләрдә депутатлар тәкъдим иткән яңа фән буенча укыта башласалар, бәлки, гаилә корасы яшьләр дә үзләренең язмышы, киләчәге турында төплерәк уйлана башлар иде, дигән ышаныч бар. Ул чагында, егетләрнең дә, кызларның да үз тиңен тапканчы 5-6шар тапкыр “өйрәнчеккә” гаилә корып караулары тукталыр иде. Элек шәһәрдә генә булгандыр мондый хәл дип уйлый идем. Авыл яшьләре дә “калышмый” икән. Үз “бәхетен” тапканчы берничә кыз белән никахсыз гына яшәп караган егетләр аз түгел. Әлбәттә, иң акыллы галимнәр язган уку әсбаплары белән дә югалган элекке гаилә кыйммәтләребезне тиз генә тергезеп булмас. Аның өчен җәмгыятебезнең үзенең савыгуы һәм яшәеш кыйбласына борылуы да кирәк.Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.
Җәмгыятебез дөньядагы сәяси хәлләргә бәйсез рәвештә тирән үзгәрешләр кичерә. Сүзем техника казанышлары турында түгел. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, әхлак-тәрбия мәсьәләләре хакында. Галимнәрнең ясалма интеллектка ия робот уйлап чыгаруы да сагайта. Алар кайбер мәсьәләләрдә кешегә караганда да “акыллырак” фикер йөртә, уйлый белә икән. Киләчәктә башлы, әмма җансыз акыл ияләренең планета халкын үзенә буйсындыруы да ихтимал, дигән фаразлар да ишетелә. Әмма безнең аларга каршы торырдай көчебез, акылыбыз җитәрме? Чөнки Җир кешеләренең үзләренең дә дөньяви тормыш кануннарын бозып яшәргә теләве күзәтелә.Әлеге сөйләшүгә “куен дәфтәремдә” теркәлгән бер мәкаль сәбәпче булды. Язмамдагы төп фикер дә шушы көнчыгыш халкының акыллы мәкаленә тәңгәл килә.“Дошманыңны җиңәргә уйласаң — аның балаларын тәрбиялә”, — дигән мәкаль ул. Никадәрле көчле һәм бик төгәл әйтелгән сүзләр! Совет заманында гаилә, мәктәп һәм дә әби-бабаларыбыз тәрбиясе алып үскән балалар кинәт күбрәк урам тәрбиясе корбанына әверел