Донбасста махсус хәрби операция башлангач та илебез халкы анда катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә актив кушылды: яугирләребез өчен көнкүрештә кирәк булырдай шәхси кием-салым, әйберләр җыеп озатудан, укучы балалар тарафыннан туган як сәламе белән сугарылган хатлар язудан башлап, төрле техника камилләштерелде, сугыш шартларына яраклаштырылды, окоп шәмнәре, күчмә мунчалар ясалды, маскировка челтәрләре үрелде, акча җыеп, аларга тепловизорлар, квадрокоптерлар, башка нәрсәләр сатып алынды.Караидел районы халкының да бу изге эштә күмәк катнашуы, малтабарлар тарафыннан төрле акцияләр оештырылып, республикадан гуманитар конвой җыюга зур өлеш кертүе турында гәзитебездә дә язып чыккан идек, бу хакта район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин белән тәкъдим ителгән интервьюда да телгә алынды.Районга соңгы тапкыр баруымда Мәдәният сарае директоры, район Советы депутаты Мирза Хөсәенов мине бик үзенчәлекле шәхес, милләтпәрвәр дин әһеле, 74 яшьлек мөәзин Наил ага Гайнетдинов белән таныштырды. Һәм, чыннан да,