Су хәвеф чыганагы да! Күпләр көтеп алган су коену чоры да башланды. Йөзү, су коену сәламәтлек өчен бик файдалы, шулай да суның хәвеф чыганагы булуын да онытмаска кирәк.Ел саен су керү сезоны башлану белән республикада йөзләрчә кеше батып үлә. Фаҗиганең иң еш сәбәбе, һава температурасының – югары, ә су температурасының түбән булуында. Бу хәл көзән җыеруга китерергә һәм кеше бата башларга мөмкин.* Әгәр суда кул-аякларыгыз “тыңламый” башлады икән, аркагызга ятып, ярга таба йөзәргә тырышырга кирәк.* Кояшта озак булганнан, йөгереп килгәннән, волейбол уйнаганнан соң шунда ук суга керергә ярамый.* Рөхсәт ителмәгән урыннарда чуму, йөзү бик хәвефле!* Йөзәр өчен такта, баллон, волейбол тубы камералары һәм башка шундый нәрсәләр кулланмау хәерле. Су белән шаярырга ярамый!* Текә яр янында, куе суүсемнәр булган җирдә, агым көчле урыннарда су коенмагыз.* Теплоход, катер, көймәләргә якын килмәгез.* Әзерлексез һәм табиб рөхсәтеннән башка тирәнгә кермәгез.* Көймәдә йөзгәндә күчеп йөрмәгез.* Балаларны суда караучысыз калдырмагыз! Башка балаларны да күздән ычкындырмагыз, бәлки нәкъ сезнең игътибарлылык кемнедер коточкыч фаҗигадән саклап калыр.* Батып баручы кешегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнегез!* Йөзгәндә суны авызга кертмәскә, йотмаска тырышыгыз. Сәяхәтегез сихәтле булсын! Җәй – сәяхәтләр вакыты. Сәфәр алдыннан сәламәтлек торышын тикшерегез. Һичшиксез медицина тикшерүе үтегез һәм табиб киңәшләрен искә алыгыз. Бу аеруча хроник авырулары булганнарга, бала көтүче һәм яшь балалы хатын-кызларга кагыла.Үзегез белән беренче ярдәм аптечкасы булсын. Анда мондый дарулар булырга тиеш: авыртуны басучы, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, ашкайнату эшчәнлеген җайга салучы, бөҗәкләр тешләвеннән, шулай ук бинт, мамык, су үткәрмәүче пластырь, бер тапкыр кулланыла торган шприцлар, барьерлы контрацептивлар. Күзегездә линзалар булса, аларга эремә, күзгә тамыза торган даруыгызны алырга онытмагыз. Кояштан крем да мотлак кирәк.Безнең ил кешеләре тропик һәм субтропик климатта адаптация үтәргә тиеш.* Кояш сугудан саклану өчен тәннең ачык урыннарына махсус крем сөртеп, җиңел, табигый тукымалардан тегелгән кием, башка эшләпә киеп йөрү мөһим.* Җәнлекләрдән, бөҗәкләрдән йогышлы һәм паразитар авырулар күчәргә мөмкин. Хәвефсезлек өчен тиешле прививкалар ясалган булсын. Елан чагу аеруча куркыныч. Шуңа күрә озын җиңле кием, чалбар, носки киеп йөрергә кирәк.* Үзәкләштерелгән су һәм канализациясе булган кунакханәләрдә генә яшәү хәвефсез.* Азык сыйфатлы булган урыннарда гына тукланыгыз. Шешәләрдә сатылучы яисә кайнаган су гына эчегез.* Рәсми программага кермәгән җирләргә экскурсиягә йөрмәгез.* Рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз. Аяк киемсез йөрмәгез, бернәрсә дә җәймичә, кызынырга ятмагыз.* Шәхси гигиена таләпләрен җиренә җиткереп үтәгез!* Чит илдән кайтканда самолетта махсус анкета тутыруга каршы килмәгез. Ул эпидемиягә каршы чараларны вакытында оештыру өчен кирәк.* Сәяхәттән кайткач, калтырану, косу, эч китү, ютәл, тәндә тимгелләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. “Алтын кагыйдәләр”не истә тотыгыз! Онытмагыз, кайбер чирләр нәкъ җылы көннәрдә аеруча тарала башлый. Мәсәлән, эчәк инфекциясе.Бу төрдәге йогышлы авырулар иң беренче ашкайнату эшчәнлегенә зыян сала. Авыру кискен билгеләрдән башлана: хәлсезлек, начар аппетит, эч китү, косу, эч авырту, югары температура, калтырану. Организмда су азаю өзлегү китереп чыгарырга да мөмкин.Эчәк инфекциясенең беренче билгеләре сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, аеруча табиб билгеләми торып, антибиотиклар куллану катгый тыела. Табиб ярдәменә кадәр күп һәм даими су эчеп торырга кирәк.Эчәк инфекциясен ничек кисәтергә? Бу уңайдан Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы “алтын кагыйдәләр” булдырган:* Хәвефсез азыклар сатып алыгыз. Сөт пастерланган булсын, яшелчә-җимешләрне яхшылап юыгыз.* Азыкны җентекләп әзерләгез. Югары температурада бактерияләр юкка чыга. Туңган ит һәм балыкны пешерер алдыннан эретегез.* Әзерләнгән азыкны шунда ук ашарга кирәк. Суынгач, анда микроблар үрчи башлый.* Ризыкны сакларга телисез икән, моңа җитди карагыз. Ул кайнар (60 градустан өстә) яисә салкын (10 градустан түбән) температурада сакланырга тиеш. Балалар азыгына аеруча игътибарлы булырга кирәк.* Алдан әзерләнгән ризыкны яхшылап җылытыгыз.* Чи ризык әзеренә тиеп тормасын.* Кулларны еш юыгыз. Кулда яра булса, ашарга әзерләр алдыннан анда пластырь ябыштырыгыз. Йорт хайваннарының хәвефле микроорганизмнар йөртүче булуын онытмагыз.Үз-үзегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз!