Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Балалар уенчыгы үзебездә җитештерелә

Бүләкләү тантанасы Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендә Русия Федерация Советында узды. - Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү - ул Русия дәүләт сәясәтенең бәхәссез өстенлеге. Без барыбыз да Русия балаларының иң яхшы, иң сыйфатлы, хәвефсез уенчыклары, азык-төлек, киемнәре булуын телибез. Һәм боларның барысы да иң югары дөнья стандартлары буенча башкарылырга тиеш. Моның өчен йөзләрчә предприятиене һәм күп меңләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерүче балалар товарлары индустриясе эшли дә, - дип ассызыклады Валентина Матвиенко. Чарада Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова һәм республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев катнашты. - Без балалар товарларын җитештерүчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтә башладык. Алар сәнәгать производстволарын төзүгә, киңәйтүгә яисә модернизацияләүгә, продукция чыгару күләмнәрен арттыруга займнарны еллык 1 процентлы ставка белән 20 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Әлеге чарадан инде 3 предприятие файдаланды. «Корона» һәм «Велес» фабрикалары якын арада балалар җиһазының яңа линейкасын җитештерүне эшләтеп җибәрәчәк, «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводы балалар уенчыклары җитештерүне киңәйтәчәк, - дип сөйләде Александр Шельдяев. Фото: pravitelstvorb.ru