Бүген, җәйнең беренче көнендә, бик матур бәйрәм — Халыкара балаларны яклау көне. Бу бәйрәм дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул балаларның яшәүгә, фикер ирегенә, белем алуга, ял итүгә хокукларын үтәү, физик һәм психологик көч кулланудан саклау, гуманлы һәм гадел җәмгыять формалаштыру өчен кирәкле шартлар буларак балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеген искә төшерергә тиеш. Башкортстанда бүген төрле мәдәни чаралар оештырыла. Башкортстанның Экология министрлыгы бу көнне И.Якутов исемендәге паркта “Экология балалар күзләре белән” балалар бәйрәме үткәрә. Аның кысаларында балалар рәсеме конкурсы, сабын куыклары шоуы, осталык дәресләре һәм конкурслар узачак. Бүген Уфаның "Торатау” Конгресс-холлында “АРТ-Корылтай. Балалар" өченче мәдәни форумы уза. Чарада республиканың сәләтле һәм талантлы балалары, төрле конкурслар һәм иҗади проектлар җиңүчеләре һәм лауреатлары, шулай ук мәдәният өлкәсе мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы педагогик хезмәткәрләре катнаша. Б