Бу төбәктә формалаша башлаган мотоукчылар полкының чираттагы подразделениеләре булачак. Әлеге чара алдыннан Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.Батарея белән медицина ротасына батыр якташларыбызның исеме бирелде. Алексей Сухоруков Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул Ленин, Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Арытаба аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Әхмәт Дәүләтов 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең медицина-санитария эскадроны командиры булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен ул I дәрәҗә Ватан сугышы, II дәрәҗә Ватан сугышы, «Кызыл Йолдыз» орденнары, «Сталинградны саклаган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «СССР Кораллы Көчләренең 50 еллыгы» медальләре белән бүләкләнә.Сугыш тәмамланганнан соң Ә.Г. Дәүләтов Башкортстан медицина институтында эшли, ә 1951 елдан ике дистә елга якын институтта хирургия