"Беләм, бу хатым кайчан да булса элекке иремә ишетелер. Бәлки күпләр мине танып, аңа бу сүзләрне җиткерер. Минем иремә зур рәхмәт әйтәсем килә! Ирем белән 7 ел яшәп, аерылыштык. Ниләр булганын язып торасым килми. Әмма бер көнне минем сабырлыгым бетте һәм бер кулыма кечкенә сумка тотып, икенче кулыма баламны җитәкләп, мин аннан качып киттем. Бик авыр булды, яшермим. Моннан тыш, мин үзем депрессиядә идем. Ике ел эчендә торыр урын да, эш тә табылды. Әмма мин үземне мәҗбүри рәвештә кечкенә улым өчен яшәттем. Ул булмаса, бәлки үземә кул да салган булыр идем. Хөрмәтле, элекке ирем, рәхмәт сиңа миңа үз-үземне яратмавымны аңлатканың өчен. Әгәр дә мин үземне яратсам, шундый мөнәсәбәткә ничә ел түзәр идемме? Хәзер мин үземә матур киемнәр алырга тырышам, косметологларга йөрим. Рәхмәт сиңа, миңа кешеләргә ышанмаска кирәклеген, ә иң мөһиме кияүгә чыгу әле ул ир артында яшәүне аңлатмавын күрсәткәнең өчен. Мин тулы гаиләдә үстем. Әтием миңа үрнәк иде. Шуңа да миңа һәр ир-егет шундый ышанычлы, көчле б
