Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлек башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы полиция майоры Динар Хәбибуллин банк учреждениесенә сәфәр кылды.Очрашу өчен сәбәп бик күңелле иде. Банк хезмәткәре Регина Галиуллина клиент белән эшләгәндә аның типик булмаган тәртибенә игътибар итә: ир бик дулкынланган, кемдер белән телефоннан даими сөйләшеп торган. Регина Мөдәрис кызы, аңа кемдер басым ясый дип фаразлап, берничә сорауга җавап бирүне сорый. Тәҗрибәле клиент телефон элемтәсенең теге ягында мошенникларның ир гамәлләренә җитәкчелек итүен аңлап ала. Банк хезмәткәре, кредитны рәсмиләштерүне туктатып, җинаятьне кисәтә, шул рәвешле нефтекамалыны зур бәла-казалардан коткара.Динар Фаил улы Регина Галиуллинага Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге коллективы исеменнән актив гражданлык позициясе һәм эчке эшләр органнарына мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне булдырмауда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул банк хезмәткәренең гамәлләре үрнәк булырлык булуын ассызыклады.Билгеле булганча, банк карталарыннан акча урлау проблемасы бүгенге көндә бик актуаль. Гражданнарны уяу булырга һәм дистанцион җинаятьләргә каршы көрәштә ярдәм итәргә чакырабыз.