Имтиханның җитди бер эш булуын аңлап, аңа олы җаваплылык белән карагыз. “Әйдә ярар”га калдырмыйча, барлык мөмкинлекләрне эшкә җигеп яхшылап әзерләнү уңай нәтиҗә бирмичә калмас.Кешене билгесезлек куркыта. Ә имтихан белән бәйле мәсьәләләрне ачыклау аңа әзерләнергә һәм борчылу тойгысыннан котылырга ярдәм итәчәк. Имтихан ничек узачагын төгәл белергә кирәк: кайсы бинада булачак, нинди формада үтәчәк, охшаш вариантлар мисаллары бармы, нәрсәләрне кулланырга ярый һәм башка шундый мәсьәләләрне белү күңелгә азмы-күпме тынгылык бирәчәк.Иманлы кешеләр өчен Аллаһка тәвәккәләү, Аның ярдәмен өмет итү һичшиксез булышачак. Аллаһка тапшырасы да “ин шәә Аллаһ, барысы әйбәт булачак” дип тыныч күңел белән яшисе!Имтихан алдыннан төне буе әзерләнеп утырмаска киңәш ителә. Иртәрәк ятып, яхшылап ял итү хәерлерәктер. Иртән баш та әйбәтрәк эшләячәк.Имтихан алды кичтә ике рикәгать хаҗәт намазы укып, Аллаһтан ярдәм сорап дога кылырга кирәк (дога үрнәге астарак бирелә).Дин әһелләре имтиханга керер алдыннан өч мәртәб